Газетага язылу

Башкалада «Бердәмлектә көч» гражданлык форумы башланды

Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Бердәмлектә көч» Татарстан гражданнар форумы башланды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнаша.

Чара хакимият органнары, бизнес, коммерциячел булмаган сектор, дини һәм этномәдәни оешмалар, иҗтимагый советлар һәм волонтерлар арасыннан 600 дән артык вәкилне берләштерә. Пленар утырышның төп темасы – тормыш сыйфаты өстенлекләре, гражданлык җәмгыятен үстерү, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, бизнесның социаль җаваплылыгы, патриотик тәрбия, иреклелек, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда массакүләм мәгълүмат чараларының роле, шулай ук гражданлык бердәмлеге һәм каһарманлык мәсьәләләре.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре