Газетага язылу

«IT юнәлешкә яшь белгечләрне җәлеп итүдә кыенлыклар юк иде, хәзер кыенлашты»

Иң мөһиме – кешеләр. Ә аларны каян алырга? Булганнарны ничек саклап калырга? Татарстанда әнә шул сорауга җавап эзлиләр. Кадрлар өчен җаваплы кешеләр белгечләр әзерләү турында фикер алыша. Беренче очрашу ИТ-тармакка багышланды.

«IT юнәлешкә яшь белгечләрне җәлеп итүдә кыенлыклар юк иде, хәзер кыенлашты»
Фото: Татар-информ

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау һәм Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыклары уздырган очрашуда Иннополис университеты, ИТ-парк һәм 30 га якын  оешма-предприятие вәкиле катнашты. Бу юнәлеш – иң тиз үзгәреш кичергән тармакларның берсе. Бүгенге еш кына инде иртәгә ярамый.

– Моннан дүрт-биш ел элек ИТ-юнәлешкә яшь белгечләрне җәлеп итүдә кыенлыклар юк иде. Ә менә хәзер белгечләрне табу кыенлашты, чөнки бурычлар катлаулы. Без бүген белем биреп кенә калмаска, ә белгечләрне республикада калдыру ягын да уйларга тиеш. Кайда тудың, син шунда кирәк дигәнне онытмыйк, – ди социаль яклау министры Эльмира Зарипова. –  Бүген ИТ – икътисадны хәрәкәткә китерә торган көч. Безгә үзебезнең программаларны булдырырга һәм ясалма фәһемне үстерергә кирәк. Хезмәт базарында яңа төр юнәлешләр барлыкка килә. Ясалма фәһем кешеләрне алыштырачак, димим, бу кирәкми дә. Әмма ул ярдәм итә. Әнә шуңа да ИТ өлкәсендә аның белән эшли белүче яңа белгечләр кирәк.

Хезмәт базары, дигәннән, бүген республикада 86 мең эш урыны бар. Ә 3 мең кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Министр әйтүенчә, ИТ өлкәсендә вакансияләр саны кими, ә таләпләр арта.

– 2032 елга кадәр әлеге өлкәгә тагын 5 мең белгеч кирәк. Бүген бездә ИТ юнәлешендә 50 мең кеше хезмәт куя. Сәламәтлек, мәгариф һәм башка өлкәләрдә белгечләр кирәк. Хәтта табибның яңа технологияләр белән эшли алуы мөһим, – ди Эльмира Зарипова. – Без бу оешмаларга ничек булыша алабыз? Министрлык тарафыннан ИТ-юнәлеш буенча 20 дән артык программа буенча яңадан укырга була. Моның өчен «Россиядә – эш» платформасында гариза бирергә генә кирәк.

Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов сүзләренчә, бүген ясалма фәһемгә бәйле компетенцияләргә кытлык зур. Соңгы арада аларның саны 2,5 тапкыр арткан. Ясалма фәһем һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә белеме булган белгечләр аеруча кирәк. Дәүләт мәгълүмати системалары да, оешма-предприятиеләрнеке дә аеруча игътибар таләп итә бүген.

– Киберкуркынычсызлык юнәлешендә күрелмәгән үсеш күзәтелә. Моны бүген барысы да аңлый. Димәк, безгә белгечләр, системалар кирәк. Алга таба эш тагын да артачак, – ди ул.

Иннополис университеты проректоры Евгений Бобров исә ИТ-юнәлешкә яшьләрне тарту җиңел түгеллеген әйтә.

– Уку йортында ук булачак белгечләрне барлый башлауга кыенлыклар белән очрашабыз. Студентларны көчле педагоглар укыту гына  җитми, аларга тәҗрибә дә кирәк. Яшьләр бар белгәннәрен тәҗрибә узганда файдаланырга тиеш. Оешмаларда эшләүче белгечнең белемле генә түгел, уйлау сәләте дә булуы шарт, – ди ул.

Оешма-предприятиеләргә белгечләрне ничек җәлеп итәргә һәм аларны анда ничек калдырырга соң? ИТ юнәлештәге бер оешманың хезмәткәрләр белән эшләү хезмәте җитәкчесе Лилия Мингалиева фикеренчә, кешене хезмәт хакы белән генә тотып калып булмый.

– Хезмәткәр киләчәкне дә күреп эшләргә тиеш. Моның өчен оешмада шартлар тудырырга кирәк. Әйтик, безнең оешма яңа технологияләр кертә, кызыклы проектлар эшли, – ди ул. – Хезмәткәрләр белән ачыктан-ачык сөйләшү дә кирәк. Алар оешманың матди хәлен дә белеп торырга тиеш. Гомумән, үзеңдә эшләүче кешедә киләчәккә ышаныч булдыра алсаң, ул хезмәтен дәвам итәчәк.

Очрашуда хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү турында да сөйләштеләр. Шунда ук Татарстан Электрон мактау тактасына кергән хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Татарстан Рәисе Указы нигезендә булдырылган заманча мактау тактасында 15 меңнән артык хезмәткәр турында мәгълүмат бар. Араларында хөрмәткә лаек ветераннарны, тәҗрибәле белгечләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларны күрергә мөмкин.  

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре