Газетага язылу

«Булмый дигән сүзең чыкмасын!»

2005 ел. Радик белән Рәзимә икесе дә бер вакытта эшсез кала. Ә тормыш итәргә кирәк. Бариевлар кая барып бәрелергә белми ул чакта. Аеруча Радик борчыла. Гомере буе машина йөрткән кешегә өйдә тик яту бик кыен була. Ә көннәрдән бер көнне кичке аш вакытында ир белән хатынның башына бер уй килә.

«Булмый дигән сүзең чыкмасын!»
Фото: шәхси архивтан

– Тавык сатып карарга булдык. Ирем ишегалдына чыгып китте дә башта әрҗә ясады, аннары аны җиңел машинага җайлап куеп, юлга кузгалды. Шулай итеп, Радик Питрәчтән тавык барып ала да Арча районы буйлап сата иде. Ә аннары иремә мин дә иярдем, – дип искә ала Рәзимә. – Беренче тапкыр сатуга чыккан көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Көнозынга ун кызыл тавык сатылды. «Миннән була торган эш түгел бу, Радик», – дип, әй, елыйм гына бит. Шунда ирем бер генә әйтте: «Булмый дигән сүзең чыкмасын!»

Бариевлар башта чеби сата, аннары каз-үрдәккә күчә. Ә зур фермалар төзергә улларының бер сүзе җитә.

– Улымның авыл хуҗалыгы институтының соңгы курсында укып йөргән чагы иде. Әтисе янына утыртты да: «Улым, нишлибез? Алып кайтып сату белән генә булмый», – диде. Шунда улыбыз безнең янга кайтам диде. Шул сүзләр күңелне күтәрде, – ди ул. – Юлда йөрүләр, базарларда сатулар үзәккә үткән иде инде. 17 ел буе Казанга барып саттык. Базарга да йөрдек, ярминкәләргә дә килдек. Искә алгач та әллә нишләп китәм. Кичке сәгать унбердә чебиләрне төйибез дә, өйгә кайтып, ике сәгать йоклап алабыз. Ә аннары икедә юлга кузгалабыз. Казанга барып җитеп, чират алып, урынга урнашкач, сатып алучылар килә башлаганчы, икебез ике якка башны төртеп, черем итеп алабыз. Көндезге уникеләргә кадәр сатып, кабат юлга кузгалабыз. Үзебезне кызганмадык. Кешеләргә яхшы токымлы чебиләр генә үстереп бирергә тырыштык.

Эш башлаганда Бариевларның алданган вакытлары да, намуссыз эшмәкәрләргә юлыккан чаклары да була. Әмма эшли-эшли барысына да өйрәнәләр. Хәзер инде кош-кортларны ышанычлы кешедән генә алалар.

– Чеби, үрдәк, каз бибиләрен март аенда алып кайтабыз, ноябрь-декабрьдә эш бетә. Баштарак ферманы япмыйча, ял итмичә эшли идек. Кышын кызыл тавыклар үстердек. Хәзер инде яшь тә бара, әкренләп ял итәргә дә өйрәндек. Ирем белән ике тапкыр шифаханәгә барып кайтабыз, – ди хуҗабикә. – Әмма гел эшләп яшәгәч, ял итүдән дә арып китәбез. Әле без корбанга сарыклар да үстереп сатабыз. Кешеләр алдан ук килеп үзенә корбанлык билгеләп куя, көне җиткәч, бөтен эшен башкарып, эшкәртеп бирәбез. Бәхетне без хезмәттә таптык. Хәзер менә ирем дә эштән җибәрүчегә рәхмәт укый, үзем дә, ярый әле эшсез калганмын, дим. Никадәр авыр булса да, үз эшеңә җитми инде.

Бүген алар Арча районының Якты Көн авылы янәшәсендә зур ферма төзеп чыккан.

– 2017 елда төзедек без аны. Башта тирә-яктан урын эзләдек. Казанбашка да барып карадык, Наласага да. Күңелгә яткан җир табылмады. Әле бит тавык фермасының авылга якын булмавы, санитар таләпләргә туры килүе дә кирәк. Мондагы буш урынга килеп баскач, каз тәннәре чыкты. Үзебез кадәр биеклектә кычыткан үскән урын иде. Мин тагын үземчә сайрарга тотындым, булмый бу, дим, дөрес эшләмибез. Ә Радик яраткан сүзен әйтә: «Булмый дигән сүзең чыкмасын!» Шулай итеп, яңа эшкә тотындык, – ди Рәзимә. – Беренче ферманы үз акчабызга салдык. Яңа йорт салып йөргән чак иде. Искесен саттык та шул акчаны тоттык. Икенчесенә грант акчасы оттык. Өченчесенә, улым эш башлагач, дәүләттән акча бирелде. Дүртенче ферманы янә үз акчабызга төзедек.

Ферма төзелә башласа да, аңа керә торган юл бик начар хәлдә була. Бу урында сүзгә Радик кушылды.

–  Бервакыт безнең ферманы карарга авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров килде. Яңа вазыйфада ике генә ай эшләгән чагы. Безнең сазга батып йөргәнне күрде ул. Юл гына кирәк, калганын эшлибез аның, дидем. Күп тә үтмәде, Корбан гаете көнне иртән телефон шалтырый. Кайсы икән, дип алсам, «Сезгә юл төзергә киләбез», – димәсеннәрме?! Бәйрәм бүләге булды инде ул, – ди Радик. – Озак та үтмәде, фермабызга юл салып бирделәр. Ул чакта сөенүләребез! Безгә бит әле төрле районнардан тавык алырга киләләр. Бөтенесе җиңел машинада йөри. Юлы булмагач, сатып алучылар алдында кыен иде.

Уллары Булат – әти-әнисенең уң кулы. 10 яшеннән аларга ияреп тавык саткан, фермада эшләгән егет башкача булдыра да алмый. Инде үзенең гаиләсе бар, тормыш иптәше исә медицина өлкәсендә эшли.

– Улым эшебездә зур терәк булса, киленем сәламәтлегебезне кайгыртып тора. Аз гына зарлансаң да, хәзер ярдәмгә килеп җитә, – ди Рәзимә. – Үзем дә килен булган кеше бит мин. Иремнең әти-әнисен хөрмәт итеп яшәдем. Тормышта төрле чаклар булды. Бер тиен акчасыз калган вакытлар да аз түгел иде. Әмма без аны әти-әнигә беркайчан да сиздермәдек. Бервакыт Радик йөк машинасы белән берәүнең фарасын эләктергән иде. Шуңа өйдән акча алып чыгып киттеләр. Икенче көнне ипи алырлык та акчам калмады. Төне буе, нәрсә ашарбыз дип, елап чыккан идем. Бүген инде тормышыбызга шөкер итәрлек. Эшләгәннең әҗерен күрәбез.

Рәзимә яшь чагында өч теләк тели. Бүген аларның барысы да тормышка ашкан.

– Бала чакта безгә тавык ите бик эләкми иде. 15 тиенлек әтәчләр иде инде алар. Табынга куйсалар да, туйганчы ашап булмый. Менә шунда мин, кияүгә чыгып, үз йортым белән торсам, туйганчы ашарлык итеп тавык үстерер идем, дип теләдем. Аллаһы Тәгалә миңа тавыкны фермасы белән бирде. Икенче теләгем – чәчәк үстерәсем килде. Дәү әни умартачы булгач, ул безгә чәчәк утырттырмый иде. Бал кортларына яраклы үләннәр генә үстерде, – дип искә ала ул. – Ә мин хыялландым. Үз йортым булса, чәчәккә күмәр идем, дидем. Чәчәкләрем өчен быел районда беренче урын да бирделәр. Өченче теләгем Арча егетенә кияүгә чыгу иде. Янәсе, алар тырыш була. Чыктым дисәм дә була – Арчада торабыз бит инде. Радик – авылдашым, Биектау районының Коркачык авылы егете. Аның кебек ир башка була алмас. Бөтен яктан килгән, бөтен эшкә уңган. Бернәрсәдән дә куркып тормый, тәвәккәл, батыр ул. Гомер буе аның ышыгында гына яшәдем. Бергә булдык, икәү бергә тигез эшләдек. Шуңа да тапкан мал да, төзегән тормыш та кадерле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре