Юрист, Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты өлкән укытучысы Ольга Чирикова “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, I группа инвалидлар һәм аларны озатып йөрүчеләр, II һәм III группа балачактан инвалидлар һәм аларны озатып йөрүчеләр, күпбалалы гаиләләр, Ерак Көнчыгыш федераль округында һәм Калининград өлкәсендә яшәүчеләр, шулай ук Калининград вузлары студентлары ташламалы авиабилетлар сатып алырга мөмкин. Шул ук вакытта Чирикова аныклап үткәнчә, пассажир ташламалы тариф буенча елына бер якка күп дигәндә – дүрт билет, яки ике сәфәргә (ике якка да) билетлар сатып алырга мөмкин.
Белгеч мисал сыйфатында “Аэрофлот”ның Владивостоктан яки Хабаровскидан Мәскәүгә очучы самолетларына билет бәяләрен китереп үткән. Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә бер якка билет бәясе 10,2 мең сум тәшкил итсә, кайберәүләр өчен ташлама күләме 40 процентка җитәргә мөмкин. Чирикова сүзләренә караганда, самолетка ташламалы билет алу өчен ташламага хокукны расларга кирәк. Пассажирның категориясенә карап, паспортын, медицина-социаль экспертиза белешмәсен, күпбалалы гаилә таныклыгын, пенсия билгеләү турында документ яки студент билетын сорарга мөмкиннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез