Иҗтимагый палата Советы хәбәр итә

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ике әгъзасы үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы турында» 27 апрель, 2017 ел, № 24-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советы Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидатларны тәкъдим итүнең башлануы турында хәбәр итә.

Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидат (аны Татарстан Республикасы Рәисе раслый) тәкъдим итү хокукына Татарстан территориясендә теркәлгән гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең структур подразделениеләре ия.

Шулай ук Татарстан территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләрнең дә Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидат (аны Татарстан Республикасы Рәисе раслый) тәкъдим итү хокукы бар.

Гаризаларны кабул итү срогы –  бу хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми басылып чыккан көннән башлап 30 (утыз) көн эчендә.

Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматлар, кандидатлар өчен документлар формалары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтына (https:// oprt.tatarstan.ru/dokumenti.htm) «Документлар» бүлегенә урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) Администрациясендә гаризалар кабул ителә: эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә. Төшке аш вакыты: 11.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькәчә.

Кабул итү урыны: Казан ш., Кремль, 0 подъезд, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) администрациясе, Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе.

Документларны почта аша җибәрү өчен адрес: 420111, Казан ш., Кремль.

Белешмәләр алу өчен телефон: 8(843) 567-88-92.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында гаризалар кабул ителә: эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә. Төшке аш вакыты: 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә.

Кабул итү урыны: «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппараты» дәүләт казна учреждениесе, 420111, Казан ш., Батурин ур., 7 А й., 133 б.

Документларны почта аша җибәрү өчен адрес: 420111, Казан ш., Батурин ур., 7 А й.

Белешмәләр алу өчен телефоннар: 8(843) 567-80-96, 567-80-99.


Фикер өстәү