Дәүләт Советы депутат Гөлнара Мөҗипованың вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

Татарстан Дәүләт Советы депутат Гөлнара Мөҗипованың вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Бу мәсьәлә бүген парламентның унсигезенче утырышында каралды, дип хәбәр итә «Татар-Информ».

«Дәүләт Советына Гөлнара Мөҗиповадан Татарстаннан читкә күченүе белән бәйле рәвештә депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде. Ул Санкт-Петербургка күченә», — дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Карар нигезендә, Гөлнара Мөҗипова Социаль сәясәт комитеты составыннан чыгарылды.


Фикер өстәү