Татарстанда пиротехниканы дөрес кулланмаучыларга штраф салачаклар

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехниканы саклык кагыйдәләрен үтәмичә кулланучыларга штраф салачаклар, дип хәбәр итә матбугат очрашуында Татарстан янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин.

«Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Физик затларга 2 меңнән 4 меңгә, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручыларга 30 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган», — диде ул.

Максим Трущин сүзләренчә, янгыннарның күпчелеге торак фондларда чыгуын исәпкә алып, агымдагы елның 31 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр һәр муниципаль районда көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен халыкка аңлату өчен профилактик төркемнәр оештырылачак.


Фикер өстәү