Рөстәм Миңнеханов 14 яшьлек кызга Яңа елга көзгеле фотоаппарат бүләк итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 яшьлек Эльвина Кәримованың көзгеле фотоаппарат турында Яңа ел хыялын чынга ашырачак. Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламенты бинасында «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты, дип хәбәр итте  республика Президентының матбугат хезмәте.

Хәйрия акциясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Ул 6 яшьлек Шәфкать Миңнебаевка Cinemood портатив проекторы бүләк итәчәк.

«Теләкләр чыршысы» акциясе Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында узды, дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Алдарак «Татар-информ» Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче дүрт баланың хыялын чынга ашырачак дип хәбәр иткән иде. Президент 13 яшьлек Арысланга синтезатор, 14 яшьлек Әдиләгә планшет, 15 яшьлек Романга хоккей өчен спорт сумкасы, 7 яшьлек Егорга «Молния Маккуин» дип аталган зур машина бүләк итәчәк.


Фикер өстәү