Татарстан Президенты: Ел гади булмады, әмма барлык билгеләнгән планнар да гамәлгә ашырылды

Агымдагы ел бик катлаулы булды, шулай да Татарстан барлык билгеләнгән планнарны тормышка ашырды, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 18 нче утырышында.

«Бюджетта югалтулар күп булды, әмма федераль ярдәм дә каралды. Югалткан акчаларның яртысы диярлек федераль бюджет тарафыннан компенсацияләнә», — диде ул.

Татарстан Президенты, билгеле бер кыенлыклар булса да, икътисад стабильләшүен белдерде. «Пандемия әле тәмамланмаган, әмма без бу шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәндек. Республика хакимиятенең барлык органнары, Хөкүмәт, парламент, муниципалитетларның, шул исәптән федераль коллегалар белән килешеп эшләү нәтиҗәсендә без елны лаеклы тәмамлыйбыз. Монда безнең депутатларның өлеше зур», — дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов парламентарийларга уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм шулай ук «киләсе елда лаеклы эшләүне» теләде. «Эш барышында барлык проблемалар да юкка чыгачак», — дип саный ул.


Фикер өстәү