Казан һавасында формальдегид микъдары нормадан артык булуы ачыкланган

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең Казандагы постлары һавада формальдегид микъдары нормадан артып китүне теркәгән. Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының күчмә экология лабораториясе әлеге урыннарда атмосфера һавасы үрнәкләрен алачак. Бу хакта «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Гидрометеорология постлары урнашкан районнарда формальдегид микъдары артып китү теркәлгән урыннарга Экология министрлыгының күчмә лабораториясе барачак һәм һава үрнәкләрен алачак. Моннан тыш, үрнәкләрне кулдан да алалар. Анализлар җиде көн дәвамында билгеле була», — дип хәбәр итте Экология министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Мөлекова.

21 һәм 22 декабрьдә Казанның дүрт районында формальдегид концентрациясенең рөхсәт ителгән нормадан артып китүе теркәлгән. Әлеге мәгълүмат Татарстанның Гидрометеорология үзәге сайтында урнаштырылган. Формальдегид микъдары арту шәһәр үзәгендә, Азинода, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында урнашкан мониторинг станцияләрендә ачыкланган.

 


Фикер өстәү