Казанның ике районында һавадагы куркыныч матдәләрнең артуы ачыкланган

Казанның өч станциясе янәдән һавада куркыныч матдәләр артуын теркәгән. Әмма бу юлы пычрану шактый зур булып чыккан — әйтик, Казанның Киров районында формальдегид дәрәҗәсе рөхсәт ителгәннән сигез тапкырга арткан. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәгеннән мониторинг мәгълүматлары сөйли.

Степан Халтурин урамы буенча урнашкан 6 нчы пункт формальдегидны 0,421 мг/куб. м дип терки (рөхсәт ителә торган күрсәткеч — 0,05). Казанның Горький шоссесындагы Киров районында тагын бер пункт 0,089 мг/куб.м күрсәткечендә формальдегид ачыклый.

Шулай ук һаваның пычрануы Декабристлар урамы буенча ачыкланган — монда әлеге матдәнең концентрациясе һавада нормадан ике тапкырга югарырак булган — 0,102 мг/куб.м.


Фикер өстәү