Төнлә Казанда җиңел машина янган

Узган төндә Казанда җиңел машина янган. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сәгать дүрттә Казанның Зур Клыки бистәсендә Октябрьский урамында унбишенче модель «Лада» автомобиле янган.

Янгын сүндерүчеләр утны 3 минут эчендә сүндергән. Машинаның 22 яшьлек йөртүчесе янгында зыян күрмәгән.

Машина тулысынча янып беткән.

 


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *