Әлмәттә ике кроссовер бәрелешкән, зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган

Әлмәттә ике кроссовер бәрелешеп, светофорны алып аткан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Алар мәгълүматына караганда, бүген көндез Шевченко урамы буенча хәрәкәт иткәндә, «Инфинити» машина йөртүчесе Маяковский урамыннан борылган «Рено Дастер»ны бәрдергән.

Бәрелешү аркасында ике машина да светофорга барып бәрелгән.

Авария шаһитлары социаль челтәрләрдә «Инфинити» машинасын йөртүче «сары» утта чыгып калырга тырышкан, дип язалар.

«Татар-информ»га авария шаһиты хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә «Рено Дастер» машинасында булган ир-ат һәм хатын-кыз җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү