Миңнеханов газ эшкәртү заводы төзү турында: Бу проектны гамәлгә ашыру ихтималы зур

Татарстанда газ эшкәртү заводы барлыкка килергә мөмкин, аның буенча техник план әзерләнгән инде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган матбугат конференциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Техник яктан ул «Газпром» һәм «Сибур» җитәкчелеге дәрәҗәсендә дә эшләнгән. Минемчә, булу ихтималы зур [ГЭЗ], өстәвенә, без бу проектны алу белән кызыксынабыз», — диде Миңнеханов.

Бүген Татарстанның кайбер ятмаларында майлы газ чыга, аны, чимал сатмыйча гына, республика территориясендә газ заводы ярдәмендә эшкәртеп булачак.

«Бу ил һәм аның халкы өчен файдалы булачак. Без бу мәсьәлә буенча озак фикер алыштык һәм күп эш башкардык, шуңа күрә завод төзелеше килеп чыгарга мөмкин дигән ышаныч бар», — дип билгеләп үтте республика башлыгы. Хәзерге вакытта республикада кирәкле куәтләр, белгечләр бар, һәм эш күләмен тиз арттырырга Татарстанның көченнән килә. «Бүген чимал белән йөкләнмәгән куәтләр дә, ихтыяҗ да бар», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Газ эшкәртү заводын төзү нәтиҗәсендә Россиянең ягулык-энергетика комплексы газны гына түгел, ә чималдан алынган әзер продукцияне дә сата башлаячак.

«Татар-информ» элек «СИБУР Холдинг» компаниясенең бер елдан Татарстанда газ эшкәртү заводы төзелешендә катнашырга ниятләве турында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү