Татарстанда 18 яше тулмаганнарга снюслар сатуны тыячаклар

Татарстанда балигъ булмаган үсмерләргә снюс һәм вейплар (электрон никотин) сату тыелачак. Дәүләт Советы утырышында депутатлар шул хакта закон проектын кабул итте.

Никотинлы продукция суыра торган кәнфит, сагыз рәвешендә дә сатыла.

«Закон проекты балигъ булмаган үсмерләрнең, составында никотинлы, тәмәке булмаган продукция һәм вейплар куллану очраклары ешаюы белән бәйле рәвештә эшләнде. Бу мәсьәлә буенча федераль дәрәҗәдә махсус закон юк. Республика дәрәҗәсендә җайга салырга кирәк», — диде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

https://vatantat.ru/2019/12/snyusny-tyyachaklar-sakchy-da-kuyachaklar/

Закон проекты буенча штрафлар кертелә. Гражданнарга ул 3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр тәшкил итә. «Закон кабул итүне кичектерергә ярамый дип уйлыйм. Гражданнар бу закон проектын көтә», — диде комитет рәисе.

https://vatantat.ru/2019/11/balalar-psihika-%d2%bb%d3%99m-s%d3%99lam%d3%99tlekk%d3%99-zyyan-kiter%d3%99-torgan-bally-t%d3%a9jm%d3%99l%d3%99r-kullana/

Снюсларны балигъ булмаган үсмерләргә сатуны тыю кирәклеге турында республика Дәүләт Советы РФ ФҖ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать тә әзерләде.


Фикер өстәү