Газчылар авыру балаларга Яңа ел бәйрәме ясады 

Казан хосписында табиблар сабыйларның авыруларын җиңеләйтергә тырышса, хәйриячеләр күңелләрен дәвалый. Шушы көннәрдә анда “Газпром трансгаз Казан” оешмасы бәйрәм ясады.

Әлеге оешманың бирегә бүләкләр белән беренче генә килүе түгел. Биредә тәрбияләнүче сабыйлар газчыларны таный башлаган инде. Быел Кыш бабай да бүләкләрне мулдан әзерләгән. Татлы күчтәнәчләр янында уенчыклар да бар иде. Кемгә ниндие кирәк – күңелең теләгәнен сайлап аласы. Әлеге игелекле эшкә оешманың һәр хезмәткәре үз өлешен керткән.

Сабыйларны котларга “Газпром трансгаз Казан” оешмасы генераль директорының корпоратив иминлек һәм персонал белән идарә итү буенча урынбасары Марат Әхмәтҗанов килгән иде.

– Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Хезмәткәрләребез дә бик теләп бүләк әзерләде. Киләчәктә дә без бу традицияне дәвам итәчәкбез, – диде  ул. – Кулдан килгәнчә хосписка ярдәм итәргә тырышабыз. Биредәге сабыйларны сөендерү өчен барысын да эшләрбез.

Сабыйларга шул гына кирәк тә! Алар шатлыктан балкыды. Күзләрендә күпме нур иде!

– Менә бу мизгелне күрү дә ни тора! Бирегә кемдер әйткән өчен генә килеп булмый. Күңел кушса гына, игелек эшли аласың, – ди Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе Владимир Вавилов.

Кыш бабай белән Кар кызын көткәндә, биредә яшәүче сабыйлар белән сөйләшеп алдык. Кечкенә Әмирәнең апасы авырый икән.

– Без монда күптәннән яшибез. Бер бүлмәдә апа, мин, әни торабыз. Яныбызга әби дә килеп йөри. Минем бер җирем дә авыртмый, апам сызлана. Тизрәк савыксын иде. Аның белән уйныйсым килә, – ди ул.

Әниләренең исә күзләрендә яшь. Елена Богаткинаның ике баласы да биредә.

– Хоспис булмаса, нишләп бетәр идек – күз алдына китерү дә кыен. Табиблар да, кунаклар да безнең авырлыкларны җиңеләйтергә тырыша. Шөкер, игътибарсыз калмыйбыз. Хәйрия чаралары узып тора. Балаларга бүләкләр өләшеп, аларның күңелләрен күтәрәләр, – ди ул, рәхмәтен белдереп. – Безнең балалар Владимир Владимировичны – “әти”, баш табиб Галия Хисамованы “әни” дип йөртә. Яратмыйча мондый сүзне әйтеп булмый.

Ә Кыш бабай килгәч, балалар шигырь сөйләргә ашыкты. Чыршы тирәли дә әйләнделәр. Төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәмдә берәү дә бүләксез калмады.

– Мондый бәйрәмнәрне балалар көтеп тора. Кыш бабай, Кар кызын, бүләкләрне күргәч, аларның кәефе яхшыра. Бер мәлгә булса да, авыруларын онытып торалар, – ди хосписның баш табибы Галия Хисамова. – Бездә 228 бала исәпләнә. Барысы да табиб ярдәменә мохтаҗ. Аларның барысы монда ята алмый. Урын җитми. Бездә балалар өчен – 17,  олыларга 18 урын бар. Шуңа да табиблар өйләренә барып, сабыйларга ярдәм күрсәтә. Дәүләт бер авыруга тәүлегенә 2 мең сум акча бүлеп бирә. Анжела Вавилова фонды биредә яшәүчеләр барлык тиешле ярдәмне алсын, үзләрен яхшы хис итсен өчен бу сумманы 5 меңгә җиткерә. Фондка иганәчеләр дә ярдәм күрсәтә. “Газпром трансгаз Казан”ның да өлеше зур. Без аларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү