QR-кодың бармы, Кыш бабай? Сагынып көткән кунак быел прививкасыз кунакка килә алмаячак

Сабыйларны сөендерәм, дисәң, башта QR-кодыңны күрсәт! Яңа елда бәйрәм кәефе өстәүче Кыш бабайларга быел әнә шундый җитди таләп куелган. Сабыйларны сөендерергә җыенган аксакалның капчыгында хәзер бүләктән тыш, битлек, пирчәткә, антисептик һәм коронавируска каршы ике вакцинаны да ясатканлыгын дәлилләүче  QR-коды да булырга тиеш.

Кыш бабайны әбиләр дә көтә

Берничә көн элек Россия Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов, балалар янына QR-коды булган Кыш бабай гына килергә тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты. Депутат фикеренчә, прививка ясатмаган аксакал ковид инфекциясен ике тапкыр күбрәк таратырга мөмкин. «Мондый эш белән вакцинасыз шөгыльләнергә ярамый. Бу эшчәнлекне дә күпмедер дәрәҗәдә кысага кертеп, контрольгә алыр чак җитте», – дип саный депутат.

Дөрес, быел Яңа ел бәйрәмендә QR-кодлы Кыш бабайларның гына эшли алачагын Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе алдан ук кисәткән иде. Идарә вәкилләре бәйрәм чараларында эшләүче Кыш бабай һәм Кар кызларының әнә шул документын тикшереп, махсус рейдлар да үткәрергә җыена. Шәхси игълан буенча чакырылган кунакларның QR-кодын заказ бирүчеләрнең үзләренә тикшерергә кушалар. «Бер генә ата-ана да баласының, гаиләсенең шул рәвешле коронавирус йоктырып, бәйрәм кәефе бозылуын теләмидер», – диелә ведомство хәбәрендә.

Озак еллардан бирле Кыш бабай булып эшләүче журналист Нияз Рахман бу яңалыкны тыныч кабул иткән. «Җәмгыятьтә шундый таләп бар икән, ул Кыш бабайларга да кагылырга тиеш. Син бит аерым бер гаилә яшәгән йортка, балалар бакчасына, ниндидер оешма уздырган корпоративка QR-код белән барып, андагы кешеләрнең бәйрәм кәефен генә түгел, аларның сәламәтлеген дә кайгыртасың», – ди ул. Ул коронавируска каршы прививканы вакцина белән бәйле ыгы-зыгылар башланганчы ук ясатып куйган. QR-коды – кулында. Заказ алынган җиргә барыр алдыннан иң элек йортта, оешмада вирус белән авыручылар бармы-юкмы икәнлекне сораша. Узган ел билгеләнгән көнне балалары авырып киткәч, кайбер гаиләләрне гыйнвар уртасында котлап китәргә дә туры килгән.

Нияз Рахман сүзләренә караганда, быел өйгә килеп, Яңа ел белән котлауны сораучылар шактый кимегән. Андыйлар узган ел да аз булган. «Әле халык уянып кына килә. Бәйрәм исе яңарак кына килә башлады бит. Ай азагына кадәр, бәлки, өйгә чакырулар да күп булыр. Балалар бакчасыннан килегез дип шалтыратучылар булды. Корпоративларга, ишегалды бәйрәмнәренә дә шактый чакырулар килде», – ди Нияз. Иң кызыгы: соңгы елларда балачакта Кыш бабай белән очрашу турында хыялланып та аның белән күрешә алмаган әбисен, тормыш иптәшен килеп котлап китүне сорап шалтыратучылар да очрый башлаган.

Быел чынын күрәсе килә

Бөтен җирдә бәйрәм мохите хөкем сөргәндә бернинди чир, проблемалар  турында да уйлыйсы килми шул. Иске елны күтәренке кәеф, якты уйлар белән генә озатасы килә. Адәм баласының бу теләгенең ни дәрәҗәдә көчле икәнен рәсми саннар да раслый. «Авито. Хезмәтләр» сервисыннан алынган мәгълүматларга караганда, бер ел эчендә Татарстанда бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызын чакырулар 1,5 тапкыр арткан. Казанда аниматорларга ихтыяҗ, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 70 процентка арткан.

«Узган ел ата-ана баласына, якыннарына чир йоктырудан куркып, Кыш бабайдан видеокотлау яздыру белән генә чикләнсә, быел күпләр Кыш бабай һәм Кар кызын өенә чакырырга тели», – диелә тикшеренүдә. Былтыр, коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр нәтиҗәсендә, республикадагы ата-аналарның нибары 11 проценты гына Яңа елда аниматорларга мөрәҗәгать иткән. Гаиләләрнең 26 процентында балаларны Кыш бабай белән Кар кызы булып киенеп кергән туганнары котлаган.

Бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнүче агентлык җитәкчесе Ольга Штольц сүзләренә караганда, быел шактый җанлану сизелә. «Яңа ел бәйрәмнәре оештыру өчен берничә сәгатьлек кенә буш вакытыбыз калды. Моңа бик шатландык. Узган ел заказлар бик аз булган иде. QR-кодларга килгәндә, без оештырган чараларда эшләгән барлык аниматорлардан шушы документны таләп итәчәкбез», – ди җитәкче.

Һәрчак аек һәм прививкалы

Бәйрәм көннәрендә эшләүче Кыш бабайлар бу яңалыкны эләктереп алган иде. «Авито» сайтындагы һәр мондый төр игълан «QR-кодым бар», «ике прививканы да ясаттым» ише сүзләр белән тәмамлана. Бер Кыш бабай барыннан да уздырырга теләп булса кирәк: «Мин һәрчак аек һәм прививкалы», – дип язып куйган.

Кыш бабай, Кар кызы котлавына ихтыяҗ арткач, хезмәтләре дә кыйммәтләнгән. Бер ел эчендә аларның котлау бәяләре 15 процентка үскән. Әйтик, узган ел Яңа ел чараларында аниматорларның бер сәгать эше 1 мең сумнан башланган булса, быел бәяләре якынча 2 мең сумнан башлана. Элегрәк уртача 2 мең сумга төшкән 15 минутлык экспресс-котлау өчен быел 3 мең сум акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк. 31 декабрь көнне исә Кыш бабайларның котлавы өч тапкыр кыйммәтләнергә мөмкин дип фаразлый белгечләр.

Дөрес, хәзерге вакытта игълан сайтларында 500 сумга гына Яңа ел белән котлап чыгарга вәгъдә иткән Кыш бабайларны да табарга була. Ләкин белгечләр андый аниматорларга сагаеп карарга киңәш итә. Ник дигәндә, андый чакта еш кына игъландагы фото буенча көтелгән бик купшы Кыш бабай урынына сәләмә киемле, зәгыйфь сакаллы, актерлык сәләте дә ташка үлчим булган «карт» килеп керергә мөмкин, ди алар. Роспотребнадзор белгечләре исә бу урында тагын бер мәсьәләгә игътибар итәргә куша. «Сезгә хезмәт күрсәтүче белән язмача килешү төзергә тырышыгыз. Ул ике нөсхәдә булсын. Килешүне имзалар алдыннан аны яхшылап укып чыгарга да онытмагыз. Акча түләвегезне раслаучы чекны да җыеп куегыз. Аниматор сезнең гаеп белән килешенгән хезмәтне күрсәтә алмаса, сез бу хезмәт өчен билгеләнгән сумманы тулысынча түләргә тиеш», – диелә идарә хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, быел Татарстанда балалар бакчаларында узган Яңа ел бәйрәмнәренә дә QR-коды булган ата-аналарны гына кертәчәкләр. «Белем бирү оешмаларында бәйрәмнәр бер төркем яки сыйныф кысаларында гына уздырылачак. Бинага керүчеләрнең тән температурасы тикшерелә, антисептиклар куела, ике арада социаль дистанция сакланырга тиеш. Бирегә коронавируска каршы прививка ясаткан яки бу чир белән авырып терелгән ата-аналар гына кертелә», ­– дип ачыклык кертте журналистлар белән очрашуда Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: mk.ru


Фикер өстәү