Татарстанда салкын һава торышы саклана

Бүген, 13 декабрьдә, Татарстанда салкынча, коры һәм аяз һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Төнлә һәм иртән 10-15 градус салкын, түбән урыннарда — 20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 6-11 градус салкын булачак.


Фикер өстәү