Татарстанда 21 градус салкын көтелә

Татарстанда шактый салкын һәм явым-төшемсез аяз һава торышы урнашты. Әмма бу атна уртасында республика территориясендә һава шартлары яңадан үзгәрчәк.  Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 

Бүген, 7 декабрьдә, Татарстандаә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Юлларда бозлавык саклана. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба талгын җил исәчәк.

Төнлә 9-14 градус, республиканың төньягында 16-21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 4-9 градус, ә көнчыгыш районнарда 12 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.

Чәршәмбе, 8 декабрьдә, көнбатыш циклонының җылы фронты һава торышында үзгәрешләр китереп чыгарачак.  Төнлә урыны белән кар явуы ихтимал. Иртән һәм көндез җепшек кар, яңгыр, урыны белән буран булачак.  Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк, юлларда  бозлавык булуы хакында кисәтә синоптиклар.

 Татарстанда төнлә 7-15 градус, көндезге сәгатьләрдә 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.

 9 декабрьдә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә 1-6, көндез 0-4 градус салкын булачак.

Синоптикларның мәгълүматларына караганда, 10 һәм 11 декабрьдә Татарстан түбән атмосфера басымы йогынтысында булачак.  Төнлә 2-7, көндез 0-4 градус салкын булуы фаразлана.  Урыны белән кар явачак.


Фикер өстәү