Газетага язылу

Быел Казанда 10,3 миллиард сумлык социаль объект төзелгән

Быел Казанда 10,3 млрд сумлык 8 социаль объект төзелгән. 44 социаль учреждениене капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү 2,1 млрд сумга төшкән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин сөйләде.

Быел Казанда 10,3 миллиард сумлык социаль объект төзелгән
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Мәгариф биналары беренче

Аның сүзләренчә, мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү иң эре юнәлешләрнең берсе булып тора. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысасында Академик Лаврентьев урамындагы 1984 елда төзелгән 89 нчы мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Моннан тыш Россия Герое майор Сергей Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәптә төзекләндерү төгәлләнгән. Биредә эшләр 2024 елдан бирле алып барылган. Шулай ук Короленко урамындагы 34 нче мәктәпнең фасады ремонтланган.

– Татарстан башкаласының 11 мәгариф учреждениесендә азык-төлек блокларын ремонтлау төгәлләнде. Казанның азык-төлек һәм туклану департаменты ярдәмендә яңа җиһазлар урнаштырылды. Шулай итеп, Анатолий Чехов исемендәге 67 нче мәктәп-хәрби-патриотик белем бирү үзәгендә аш заллары гардемариннар тематикасында бизәлде. Ә берьюлы өч гимназиядә милли татар колориты сакланып калды, – дип билгеләде спикер. Залларны яңадан планлаштыру нәтиҗәсендә утыру урыннары саны 211 гә арткан. Капиталь ремонттан соң Ярослав Гашек урамында 302 нче һәм Каштан урамында 415 нче балалар бакчалары ачылган. Учреждениеләрне комплекслы яңартуны тәмамлау өчен федераль финанслауга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.

Казанда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һәркем ала алырлык белем бирү мохите булдыру дәвам итә. 111 нче мәктәптә алты кабинет ремонтланган. Дәрвишләр бистәсенең Парковая урамындагы балалар иҗаты үзәгендә дә ремонтның икенче этабы төгәлләнгән. Анда 450 дән артык бала һәм яшүсмер, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар йөри. Подлужная урамында капиталь ремонттан соң Укытучылар йорты ачылу педагогик бергәлек өчен мөһим вакыйга булды.

Китапханәләр күз уңында

Яңарту эшләре китапханә челтәрен дә читләтеп үтмәде. Побежимов урамындагы «Бердәм» китапханәсендә узган ел гомуми төзелеш һәм бизәү эшләре башкарылса, быел исә «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысасында заманча җиһазлар урнаштырылды. Китапханә инде олы һәм яшь укучыларны кабул итә. Шулай ук Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өч махсуслаштырылган мәктәп, Дәрвишләр интернат-йорты һәм «Навигатор» республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге ремонтланган.

Сәламәтлек һәм спорт

«Сәламәтлек саклау юнәлешендә дә актив эш алып барыла. Республика бюджетыннан 18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзүне дәвам итүгә финанслау бүлеп бирелде. Аны 2027 елга тапшырырга җыеналар», – дип сөйләде Илья Коротихин. Сәламәтлек саклау өлкәсендә ремонтны дүрт объектта төгәлләгәннәр инде. Сүз Сугыш ветераннары өчен госпиталь, 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе, 16 нчы һәм 12 нче шәһәр клиник хастаханәләре турында бара.

Казанда шулай ук спорт инфраструктурасы да читтә калмаган. «Ракета» стадионында инженерлык челтәрләре алыштырылса, «Ак Барс – Ракета» клубының холлы, кабинетлары һәм чишенү бүлмәләре ремонтланды. «Ватан» спорт комплексында исә баскетбол залының идән өслеген яңартканнар, ә «Стрела» спорт мәктәбендә вентиляция системасын капиталь ремонтлаганнар. Быел шәһәрдә шулай ук берничә эре спорт объекты төзелеп бетте. Портовая урамында Фигуралы шуу үзәге, Гагарин урамындагы «Тасма» стадионында Уктан ату үзәге барлыкка килде. «Салават Күпере» торак комплексында Осталар урамында «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-савыктыру комплексы төзелде, ә Рауис Гәрәев урамында «Стрела – Ак Барс» клубының төп аренасына әверелгән Яңа регби үзәге ачылды.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үтүенчә, нәтиҗәләр куанырлык. Сигез эре объект, шуларның бишесендә эшләр тәмамланган, барлык кирәкле инфраструктура бар.

– Республика Хөкүмәтенә һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт. Бу максатларга ун миллиард сум бүлеп бирелде. Бу – зур акча, шуңа күрә әлеге юнәлештә эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез, – диде шәһәр башлыгы.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре