Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов, җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәр халкы катнашты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әдәби-музыкаль чарада катнашучыларга Тимур Кадыйров мөрәҗәгать итте. «Без бөек шагыйрьне, фронтовик язучыны һәм чын остазны – Башкортстанны һәм Татарстанны бөтен җаны-тәне белән сөйгән олуг затны искә алырга җыелдык. Аның иҗади мирасы безне бүген дә берләштерә. Мостай Кәримнең «Рус тугелмен, ләкин россиян мин, Совет Ватанының улымын...» дигән үлемсез сүзләре Россия Федерациясе халыклары арасындагы дуслыкның чын гимнына әйләнде. Шагыйрь иҗатына зур кызыксыну, тирән мәхәббәт тәрбияләүләре, аның мирасына ел саен игътибарлы булулары өчен Татарстан Республикасының милли мәдәни башкорт автономиясе җитәкчелегенә һәм активистларына аерым рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул.
Истәлекле чарада Мостай Кәримнең шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар һәм башкорт халык көйләре яңгырады. Сәхнәдә «Ак тирәк» башкорт халык җыр театры һәм «Айтуган» балалар эстрада-фольклор ансамбле чыгыш ясады. Татарстан Республикасының атказанган артисты Фәрит Мирзануров Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Мөхетдинов белән бергә шагыйрьнең «Өсөнсө көн тоташ кар яуа» шигыренә язылган җырын башкарды. Айгөл һәм Камал Шәрәфиевлар «Каен яфрагы турында» шигырен укыды. Чара «Ак тирәк» һәм «Айтуган» төркемнәре башкаруында башкорт халкының патриотик җырларыннан торган матур «Любизар» попуррие белән тәмамланды.
«Татарстанда билгеләп үтелә торган Халык бердәмлеге һәм хәрби батырлык елында җәмәгать эшлеклесе буларак танылган Мостай Кәрим мирасы аеруча әһәмиятле. Аның Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән очрашуы тарихи күренеш буларак кадерле. Алар халыклар дуслыгы, яңа Россиядә һәм Татарстанда тормыш үсеше мәсьәләләре турында фикер алышкан», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов.
- Мостай Кәрим (1919–2005) – шагыйрь, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы. Аның кешелеклелек, Ватанга мәхәббәт һәм кешегә хөрмәт белән сугарылган әсәрләре дистәләгән телләргә тәрҗемә ителгән. Танылган язучының әдәби мирасы башкортлар белән бергә татар халкына да аеруча кадерле. Язучының иҗади тормышында Казан әһәмиятле роль уйный: ул бирегә еш килә торган була, күренекле татар әдәбиятчылары Риза Ишморатов, Әмирхан Еники һәм Нәкый Исәнбәт белән якыннан аралаша. Әлеге элемтәләр аның иҗади биографиясен баета, ике республика арасында тирән мәдәни мөнәсәбәтләрнең чагылышына әйләнә.
- 2021 елда Татарстан башкаласында Мостай Кәримгә ачылган һәйкәл шагыйрьнең илнең күпмилләтле мәдәниятенә керткән өлешен бәяләүчеләрнең барысын да җәлеп итә торган урынга әйләнде.
- Тантаналы чара Мәдәният идарәсе һәм «Залесный» мәдәният үзәге белән бергә Татарстан Республикасының милли мәдәни башкорт автономиясе тарафыннан оештырылган. Әдәби кичә күренекле язучының әдәби мирасын саклау, Татарстан белән Башкортстан арасында мәдәни багланышларны ныгыту максатыннан уздырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез