Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Автосәнәгатьне үстерү республика һәм тулаем ил өчен зур әһәмияткә ия»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада яңа «Соллерс» автомобильләре җитештерелә башлавы турында МАКС каналында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов: «Автосәнәгатьне үстерү республика һәм тулаем ил өчен зур әһәмияткә ия»
Фото: Рөстәм Миңнехановның МАКС каналыннан

«Бүген «Алабуга» МИЗда яңа «Соллерс» автомобильләре - фургон һәм пассажир автобусы җитештерә башладылар. Бу илебезнең автосәнәгате һәм Татарстанның автомобиль тармагы үсешендә мөһим адым. 2022 елдан предприятие тарафыннан барлыгы 30 меңнән артык машина чыгарылган!

 

Барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан предприятиеләре эшләрен уңышлы дәвам итә. Автосәнәгатьне үстерү республика һәм тулаем ил өчен зур әһәмияткә ия. Бу эш урыннарын саклап калуга һәм Татарстанның икътисадын ныгытуга ярдәм итә», – дигән ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре