Татарстанда 0 градуска кадәр суытырга мөмкин

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, пәнҗешәмбе көнне нуль градуска кадәр суытачак.

Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 майда Татарстан циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Яңгыр явуы көтелә, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин, секундына 17-22 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +14…+9, көндез +17…+22 градус булачак. Көньяк районнарда һава температурасы +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе көнне узып баручы циклонның тыл өлешендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +2…+7, көндез +14 градус җылы булачак.

6 майда төнлә явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы 0…+5 градуска кадәр төшәчәк. Атмосфера фронтлары якынаюга карамастан, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, 7 һәм 8 майда республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр фаразланмый. Температура сизелерлек күтәреләчәк: төнлә +11, ә көндез +23 градус булачак.


Фикер өстәү