Кан сыеклата торган даруларның инсульт китереп чыгаруын ачыклаганнар

Коронавирус белән аврганнан  соң канны сыеклата торган препаратлар ярдәмендә тромблар барлыкка килүне мөстәкыйль рәвештә профилактикалау инсультка китерергә мөмкин, дип белдергән иммунолог Ирина Ярцева ura.ru порталындагы әңгәмәсендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң канны сыеклата торган препаратларны озак вакыт дәвамында кулланырга ярамый, чөнки алар бөтен кешегә дә туры килми. Бары тик пациент хастаханәгә озатылган, стационарда дәваланган, анда өзлегүләр ачыкланган һәм табиб тиешле дарулар билгеләгән очракта гына әлеге препаратларны кулланырга мөмкин», — дигән табиб.

Ирина Ярцева әйтүенчә, пациентларның күпчелеге үз белдекләре белән әлеге препаратны эчә.

«Күпләр озак вакыт дәвамында антикоагулянтлар эчә һәм әлеге фонда геморрагик инсульт рәвешендә өзлегүләр барлыкка килә», — дигән ул.


Фикер өстәү