Аспиринны дөрес эчмәү куркыныч авыру китереп чыгарырга мөмкин

Россия дәүләт социаль университеты медицина факультетының фармакология һәм клиник фармакология кафедрасы мөгаллиме, табиб-кардиолог Вадим Зәкиев аспиринны дөрес кулланмау инсульт китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген әйтә.  Бу хакта «Газета.Ru» басмасы яза. Белгеч сүзләренчә, аспирин инфаркт һәм инсульт авыруларының кабатлануыннан саклый ала, тик дөрес кулланмаганда  ул баш миенә кан йөгерү  нәтиҗәсендә инсульт китереп чыгарырга мөмкин. Табиб бу препаратны миокард инфаркты,  инсульт, ишемия, атеросклероз һәм башка авырулар булганда  кулланырга кирәклеген тәгаенли.

«Минем практикамда, аспиринны  дөрес кулланмау нәтиҗәсендә баш миенә кан йөгереп, гемморагик инсульт белән авырып китүче пациент очрады. Әйтергә кирәк, ул аны озак та эчмәгән.  Йөрәк-кан тамырлары авыруларына профилактикалау үткәргәндә,  күп очракта аспирин түгел, ә статин куллану хәерлерәк.  Статиннар  холестерин күләмен киметәләр, шулай ук миокард инфаркты  һәм инсульттан саклыйлар. Шул ук вакытта аспиринга караганда аларның тискәре эффектлары да сирәгрәк була. Әмма аспиринны да, статинны да бары тик табиб кына билгели ала», – ди табиб.

Вадим Зәкиев тагын шунысын да ассызыклый: табиб теләсә кайсы препаратны, шул исәптән аспиринны билгеләгәндә дә, файдалы һәм куркыныч якларын пациентка аңлатырга тиеш. Бу даруның тискәре эффектлары арасында сару кайнау, ашказаны җәрәхәте һәм кан агу булырга мөмкин.

 


Фикер өстәү