Президент Владимир Путин Татарстанда 14 яңа судьяны билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда 14 яңа судьяны билгеләгән. Бу җәһәттән указ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган.

Шулай итеп, Альберт Сибатров – Азнакай шәһәр суды, Люция Зәйниева – Аксубай районы суды, Анна Крайнова – Арча районы суды, Динара Гарифуллина – Түбән Кама шәһәре суды, Ренат Гарифуллин һәм Ольга Кислякова – Чаллы шәһәре суды судьяларына әйләнгән. Казанның Вахитов районы судына – Йолдыз Гайзетдинова һәм Ландыш Шиһабетдинова, Идел буе районы судына – Дмитрий Ткачев һәм Ришат Шәйхиев, Совет районы судына – Разыя Зимагулова судья итеп билгеләнгән.

Моннан тыш Татарстан Арбитраж судында яңа судьялар пәйда булган. Болар – Айрат Галимов, Альбина Мирсәетова һәм Инна Фомина.


Фикер өстәү