Владимир Путин Татарстанда сигез яңа судья билгеләде

Владимир Путин Татарстанда сигез яңа судья билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Эрнест Мортазин Казанның Совет районы суды рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Алмаз Газетдинов Мәскәү районы суды хөкемдары булды, Энҗе Сунеева исә Арбитраж суды хөкемдары вазифасын биләде.

Гөлнара Галимова Әлки районы суды рәисе итеп билгеләнде. Арча район судында әлеге вазифаны Марс Миндубаев башкарачак.

Миләүшә Дәүләтбаева Мамадыш районы суды рәисе вазифасын биләячәк. Чирмешән районы судына да яңа рәис билгеләнде, ул — Дмитрий Макаров. Сарман районы судына җитәкчелек итүне Ринат Хәйбрахмановка ышанып тапшырдылар.


Фикер өстәү