Владимир Путин Татарстанда ике яңа судья билгеләде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанда ике яңа судья билгеләде. Тиешле карар рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күрде.

Чаллы шәһәр суды рәисе урынбасары Иршат Гыйниятуллин 6 елга билгеләнгән. 2020 елдан ул Татарстанның Аксубай район суды рәисе вазифасын башкарган.

Аннан тыш, Путин элек Татарстан Республикасы Югары судында судья ярдәмчесе булып эшләгән Антон Егоровны Татарстанның Лаеш район суды судьясы итеп билгеләде.

 


Фикер өстәү