Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда берничә яңа судья билгеләде. Указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Алабуга шәһәр суды рәисе итеп Жанна Низамова билгеләнде. Бөгелмә шәһәр суды судьясы Зөлфия Сафина булды.
Моннан тыш, Анна Вербенко Татарстан Республикасы Арбитраж судының судьясы дип билгеләнде.