Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж суды оешуга 30 ел тулуга багышланган чарада катнашты

Татарстан Республикасы Арбитраж суды – шәхси эшкуарларның, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның ышанычлы гаранты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж суды оешуга 30 ел тулуга багышланган чарада хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан – икътисадый көчле төбәк, анда бизнес алып бару өчен бөтен кирәкле шартлар бар. «Республиканың Арбитраж судының дәүләтнең икътисадый тормышында законлылыкны ныгытуга, эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукый аңын формалаштыруга, сәламәт конкурент мохит булдыруга, Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый», — дип ассызыклады Президент.

Ул судьяларның һәм суд аппараты хезмәткәрләренең компетентлыгы суд бәхәсләрен хәл иткәндә законлылыкның һәм гаделлекнең нигезе булуын билгеләп үтте. «Колоссаль тәҗрибә һәм киң практика республика Арбитраж судына хаклы рәвештә абруй һәм хөрмәт казандырды. Монда Татарстанда Арбитраж суд эшчәнлеген нәтиҗәле үстерү өчен нигез салган суд ветераннарының өлеше зур. Без аларга моның өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Арбитраж судның көчле судьялар корпусын һәм тулы көч белән эшләүче бердәм коллективны аерым билгеләп үтте. «30 ел эчендә күп эш башкарылды, әмма алда һәрвакыт яңа бурычлар тора. Ышанам ки, аларны хәл итүдә сезгә югары профессиональлек һәм бурычыгызны намус белән үтәү ярдәм итәр. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе иминлеге өчен җаваплы эшчәнлегегездә уңышлар телим», — дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ул Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


Фикер өстәү