Кыр эшләре: яңгырлы һәм салкын һава торышының уңай һәм тискәре яклары

«Мондый салкын май булганын хәтерләмибез». Кем белән генә аралашсак та, әлеге сүзләрне кабатлый. Чыннан да, быелгы май гадәти булмаган суыклары, кыраулары һәм яңгырлары белән сыный. Явым-төшем аркасында кырларда эшләр тукталды. Районнарның яртысыннан күбрәгендә трактор гөрелтесе тынып торды. Җитмәсә, синоптиклар да күңелне җылытырлык сүз әйтми. Авыл кешесенә, бакчачыларга нәрсәгә өметләнергә? Без салкын майның уңай һәм тискәре якларын барладык.

 Чәчү ике атнага соңара    

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, яңгырлы көннәрдә республика районнарының күпчелегендә язгы кыр эшләре туктап торган. Шунлыктан чәчү ике атнага соңарып бара, ди алар. Хәер, язгы кыр эшләре тоткарлануда явым-төшемне дә гаепләп булмый. Көнбагыш, шикәр чөгендере кебек җылы ярата торган культуралар да кояшлы, матур көннәрне көтә. Аграрийлар атна ахырына кадәр вазгыять үзгәрмәсә, алар урынына бөртекле культураларны чәчәргә туры килмәгәе, ди.

Хәер, эшләр барлык районнарда да бер төсле бара дисәк, дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Кайсыдыр районнарда кырга иртәрәк чыгып, күпчелек эшләрне башкарырга да өлгергәннәр. Мәсәлән, язгы культуралар чәчә торган мәйданнарның 80–85 процентында эшне тәмамлаучылар бар. Болар – Буа, Зәй, Мөслим, Спас һәм тагын берничә район. Шул ук вакытта язгы бодай, арпа һәм борчакны планлаштырган мәйданнарның яртысын гына иңләргә өлгерүчеләр дә бар. Лаеш, Саба, Питрәч, Кама Тамагы, Әгерҗе районнары – әнә шундыйлардан.

Чүпрәле районының «Агротранспорт» җәмгыяте агрономы Илдар Усманов әйтүенчә, майның яңгырлы булуы игеннәр өчен зыянлы түгел, тик дымы белән бергә җылы да булсын иде, ди ул.

– Узган ел без дә, туфрак та яңгырга тилмердек. Башта мескен җир яңгырны эчеп туя алмады. Эрегән кар суы, яуган һәр тамчы яңгыр җиргә сеңеп барды. 10, 12 майда көчле яңгырлар яуды. 1,5 атна эчендә 50 мм явым-төшем булып, айлык норманы тутырды. Шунысы яхшы, яңгырларга киткәнче, язгы культураларны чәчәп өлгердек. Бүген аларны тукландырабыз. Көзге культураларга корткычларга каршы гирбицидлар сибәбез. Гомумән алганда, бераз тоткарлыклар булса да, эшләр үз җае белән бара. Дөрес, көнбагыш – җылы ярата торган үсемлек, шуңа күрә аны әлегә чәчми торабыз.

Шулай да, агрономнар әйтүенчә, җылы булмауның уңай һәм тискәре яклары бар. Файдасына килгәндә, суык булгач, бөҗәкләр, корткычлар тиз генә уянмый.

– Башка елларда бу вакытларда агачлык тирәсендәге кырларда корткычларга каршы көчле көрәш бара иде инде. Быел – тынлык, – ди агроном.

Игенчелеккә зур начарлыгы булмаса да, яшелчәчелекнең башка тармаклары шактый сынала, ди Илдар Усманов.

– Хуҗалыкта бәрәңге,  суганнар да утырттык, чөгендер дә чәчтек. Җирдә бу культураларга куркыныч тудырырлык суык юк. Безнең хуҗалык зелпе, җиләк тә үстерә әле. Былтыр бу чорда зелпенең беренче уңышын җыя башлаган идек инде. Ә быел  әле чәчәктә генә утыра. Җиләк әлегә бөтенләй чәчәккә дә бөреләнә алмый. Аларга җылы кирәк, әлбәттә. Башка культураларга да җылы булу яхшы, тик көннәрнең кинәт югары градуска күтәрелүе шулай ук куркыныч. Чөнки юешрәк җирләрне катырып, ярып җибәрергә мөмкин. Җиләк ашамыйча да торып була, ә менә икмәксез бер нишләп тә булмый, – ди белгеч.

«Яшелчәләрне бернигә дә карамыйча утыртыгыз»

Быелгы салкын һава торышы игенчеләрне генә түгел, бакчачыларны да аптырашта калдырды. Узган елларда бу чорга утыртасы утыртылган, чәчәсе чәчелгән, кыскасы, бакчаларда бер кат эш беткән була торган иде бит. Быел исә күпчелек халык, җир салкын дип, «икенче икмәк»не җиргә тапшырырга куркып тора. Май башындагы берничә җылы көндә эшләрен бетергән кешеләрнең дә тынычлыгы бетте. Алар: «Җир астында бәрәңге череп ятмый микән, тишелеп чыга алырмы икән?» – дип борчыла.

– Утырткан кешеләргә борчылырлык бер сәбәп тә күрмим. Ә калганнар, помидор, кыяр һәм кабактан кала, барлык яшелчәләрне берни дә карамыйча утыртсыннар. Алар салкын тия торган культуралар түгел, – дип киңәш бирә андыйларга Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче оста бакчачы, «халык синоптигы» Рәис Шәкүров. – Майда мондый суыклар 100 елга бер тапкыр булгандыр. Алга таба көннәр барыбер җылытуга таба барачак. Май башларында җиргә кереп урнашкан бәрәңге, киресенчә, көчле булып чыгачак, чөнки тамырлары нык, көчле. Көн суык булу аркасында өскә тишелеп чыкмаса да, тамырларын көчәйтә ул. Кояш чыгып, җылытуга таба киткәч, яхшы итеп үсеп китәчәк.

Бакчачы әйтүенчә, җир инде җылынган. Аның өлгерүен ул туфрак өстендәге кызыл беткә чамалап билгели икән. Рәис абый үзе инде бакчадагы күпчелек эшләрне төгәлләгән. Бәрәңге, кишер, кәбестә һәм чөгендер – барысы да туфракка кереп урнашкан.

Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә, дип тә җырлап булмады быел. Күпчелек районнарда алмагач, шомырт агачлары да чәчәк ата алмыйча азаплана. Рәис Шәкүров сүзләренә карасак, аның шулай булуы хәерлерәк тә икән.

– Арча якларында алмагачлар чәчәккә бөреләнгән генә әле. Әгәр шушындый салкында җимеш агачлары чәчәк ата икән, алма да, чия дә булмаячак. Бу салкыннарның агачларга да зыяны күп булды. Усак, каен агачларының яфраклары саргаеп утыра: яшь бөрене салкыннар алды, – ди ул.

Суыкларның хәтта карга, умарта кортларына да йогынтысы зур.

– Каргалар бала чыгара алмады быел, – ди Рәис Шәкүров. – Йомыркаларына салкын тиде, үзләре ояда утыра-утыра ябыгып беттеләр. Шуңа күрә быел кошлар азаячак. Кешеләр каргаларны яратмасалар да, аларның файдасы  бар. Чәчелгән культураларның тамырларын ашаучы корткычларны юк итә бит алар. Ә балалары булмагач, ризык ягын кайгыртмаячаклар. Икенче яктан, суыклар булгач, кайбер корткычлар да кимеячәк. Бал да аз булачак быел. Чөнки безгә түгел, үзләре өчен дә бал җыя алмыйлар. Әйе, җылы кирәк. Җирдә хәзер дым бар, инде җылы көтәбез.

Халык синоптигы Рәис абыйның фаразлавы буенча, көннәр 28 майга җылыта башлаячак.

– Мин алдан ук май да, җәй дә салкын була, дип кисәттем, – ди ул. – Җәй давыллары, гарасатлары, яшенле яңгырлары белән куркыныч. Әгәр кыш белән тәңгәлләштереп карасак, июньдә дә, июльдә дә шундый әшәке, көчле  җилле көннәр булачак. Эссе җәйгә өметләнмәгез быел.

КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев исә, Татарстанда 30 майга кадәр һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак, ди.

– Сишәмбе кырау һәм минус 1 градуска кадәр салкын булачак. Чәршәмбе дә җылы көтмәгез. Мондый аномаль салкын һава торышы, мондый салкын һәм яңгырлы май 74 ел булмады. Хәзер температура климатик нормадан 6–7 градуска түбәнрәк. Ул бүген 15 градус булырга тиеш. Хәзер безнең климат буенча инде җәй башланырга тиеш, – диде  Юрий Переведенцев.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү