Казанның 20нче номерлы шәһәр хастаханәсе «Процедура кабинетының иң яхшы шәфкать туташы» конкурсына нәтиҗә ясады. Бәйгедә барлыгы 10 шәфкать туташы көч сынашты.
Бәйге өч этапта узды. 1 этап — шәфкать туташының эш урынын чек-бит буенча тикшерү, венадан кан алуда гамәли күнекмәләр, 2 этап — үз эше турында проект әзерләү һәм тәкъдим итү, 3 этап — тест. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезамәте хәбәр итә.
Конкурста җиңгән шәфкать туташлары өчен Бөек Болгар шәһәренә сәяхәт оештырылды, биредә конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләгәр дипломнар тапшырылды, диелә хәбәрдә.