«Каравон»га 170тән артык иҗат коллективы чакырулы

Лаеш районының Никольское авылында узучы «Каравон» рус халык бәйрәме быел кунакларны 28 майда кабул итә. Узган ел фестивальгә 8 меңнән артык кеше җыелган. 30 нчы тапкыр уздырылучы быелгы бәйрәмгә ике тапкыр күбрәк кунак көтәләр. Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 170тән артык иҗат коллективы чакырулы.

Бәйрәм кунакларын ансамбльләр чыгышлары, халык сәнгате һөнәрләре буенча мастер-класслар, театральләштерелгән тамашалар, ярминкәләр һәм традицион әйлән-бәйлән уеннары көтә. Бәйрәмнең махсус кунагы булып Пятницкий исемендәге халык хоры чыгыш ясаячак.

–  Һәр авыл җирлегенең кабатланмас үзенчәлеге бар. Ул җирлекләрнең үзенчәлеген саклап калырга ярдәм итә. Безнең «Каравон» бәйрәменең ватаны булыпЛаеш районының Никольское авылы тора. Бәйрәмнең300 елдан артык тарихы бар. Николай Чудотворец көнендә, чәчү эшләре тәмамланганнан соң, урам га«Каравон» әйләнергә чыга торган булганнар. Ел саенбезнең фестиваль яңа иҗат коллективлары белән тулыланып тора. Бу кешеләрнең безнең традицияләргә кушылырга, аларны өйрәнергә теләүләре турында сөйли. «Каравон» ул – бөтен кеше өчен, монда әбиләр дә, балалар да үзе өчен шөгыль таба, – диде Лаеш районы Никольское авыл мәдәнияте йорты мөдире Ирина Комиссарова.

Әлеге традицияләрне саклау өчен мөмкинлек тагын да арткан. «Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Никольское авылы мәдәният йортын ремонтладык. Бу фестивальның юбилеена республикадан зур бүләк булды», – диде район башлыгы Илдус Зарипов.

                                                                                                    Ләйсән Сафина


Фикер өстәү