Рөстәм Миңнеханов: «Бу бәйрәм брендка әйләнде»

Бу минутларда Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» бәйрәме бара. Әлеге чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Яңгырлы көн булуга карамастан, чыгыш ясаучы ансамбльләр дә, килгән кунаклар да рәхәтләнеп күңел ача.

Татарстан Президенты кунакларны 30 нчы тапкыр уздырылучы «Каравон» бәйрәме белән котлады.

— «Каравон» — Татарстанның брендына әверелде.Ул башка милләт бәйрәмнәрен ачып җибәрә. Бирегә 20 төбәктән фольклор коллективлары килгән, — диде ул. Мондый бәйрәмнәр республиканың тарихи-мәдәниятен саклый. Рус милләте — илнең нигезе булып тора. Бүгенге бәйрәмдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.

Чынлап та, монда килгән коллективларга коеп яуган яңгыр да комачау итми. Тамашачылар да бәйрәмгә сусаган. Берәү дә китәргә ашыкмады.

«Каравон» бәйрәме хакында газетаның алдагы санында Гөлгенә Шиһапова язмасын укый аласыз.


Фикер өстәү