«Каравон» рус фольклоры фестиваленә нигез салучы Сергей Трусов вафат

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Каравон» рус фольклоры фестиваленә нигез салучы Сергей Трусов вафат булу сәбәпле, кайгынамә юллады.

«Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. “Каравон” рус җыры халык ансамбленә һәм “Караван” төбәкара рус фольклоры фестиваленә нигез салучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Алексеевич Трусов 14 октябрь көнне 64 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Сергей Трусов 1958 елның 15 сентябрендә Кемерово өлкәсенең Тяжинск районы Новопокровка авылында дөньяга килә. 1981 елда мәдәни-агарту эше юнәлеше буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.
1988 елда ул Никольское җирлегенең борынгы җырларын башкаруны максат итеп куйган “Каравон” фольклор ансамблен булдырды. Бу вакытта Сергей Алексеевич Лаеш районы Никольское авылының Мәдәният йорты директоры иде.

1993 елда Сергей Трусов “Каравон” рус фольклорының тәүге фестивален оештырды. Фестиваль 2003 елда дәүләт бәйрәме статусын алды. Анда һәр ел саен Татарстаннан, Идел буе төбәкләреннән 50дән артыграк этнографик һәм вокаль ансамбльләр җыела. Фестиваль рус мәдәниятен үстерүгә, фольклор хәрәкәтен популярлаштыру, иң яхшы җырчыларны ачыклауга ярдәм итә.

Сергей Трусов шулай ук “Каравон” рус халык бәйрәме тарихы музеен булдыруда башлап йөрде.
Сергей Алексеевич рус халык мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру эшенә чиктән тыш тугры булды. Аның рус фольклорын саклауга керткән өлеше – бәһаләп бетергесез зур, — диегән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кайгынамәсендә.


Фикер өстәү