«Мондый бәйрәмнәр безне берләштерә»: Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узды

Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” рус халык бәйрәме узды. Быел ул 29 нчы тапкыр үткәрелде һәм Россиядән 160тан артык иҗат коллективларын җыйды. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Николай Чудотворецның Престол бәйрәменә багышланган “Каравон” рус фольклоры бәйрәменең инде өч йөз елдан артык тарихы бар. Авылның төп бәйрәме халык мәдәниятенең тарихи традицияләре нигезендә рухи кыйммәтләрне һәм милли үзаңны торгыза.

— Без Каравонның елдан-ел киңәя баруын күрәбез. Быел әлеге мәйданчыкта 168 коллектив һәм 20 регион катнаша, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында мондый бәйрәмнәр безне берләштерә. Тарихыбызны һәм гореф-гадәтләребезне кадерләп саклау бик мөһим. Моннан тыш, Президент “Каравон”ның 30 еллыгына Никольское авылы мәдәният йортын төзекләндерергә вәгъдә бирде.

Шулай ук, бәйрәм ачылышында республиканың фольклор коллективларына дәүләт бүләкләре һәм грантлар өчен сертификатлар тапшырылды. Президент тарафыннан бүләкләнүчеләр арасында “Волга-волга” төркеме башкаручысы Антон Салакаев, Казан музей комплексының рус фольклоры үзәге методисты Александр Смирнов һәм башкалар бар иде.

Кунакларны халык коллективлары икмәк һәм тоз белән каршы алды. Бәйрәмдә Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов һәм Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов та катнашты. Аларга каравай һәм “Каравон” символикасы төшерелгән бейсболка бүләк иттеләр.

— Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән республика хакимиятенә рәхмәтемне белдерәм. Монда республика Президенты үз командасы белән катнаша. Бу – изгелек, гореф-гадәтләр, тарих һәм милләтара татулык бәйрәме, – диде Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов.

“Каравон” бәйрәме XVI гасыр уртасында Карай авылында барлыкка килә, 1734 елда авылның исеме Никольскоега үзгәртелә. Борынгы традиция буенча изге Николай хөрмәтенә бәйрәм өч көн дәвамында билгеләп үтелгән: храмда чиркәү гыйбадәте белән, аннары гаиләдә, бәйрәм өстәле артында, ә соңыннан урамда күңел ачулар оештырылган. Анда үзенчәлекле “Каравон адымы” белән чәнчә бармаклар белән тотынышып әйлән-бәйлән йөргәннәр һәм бу вакытта гына яңгырый торган аерым җырларны җырлаганнар. Беренче “Каравон”да нибары җиде иҗат коллективы катнашкан. 2006 елда Татарстан һәм Россия күрше төбәкләреннән 61 фольклор коллективы, 5 меңнән артык кеше булган. Бүген исә Лаеш районының брендына әверелгән “Каравон” үзенә бөтен Россиядән кунакларны, республиканың төрле почмакларыннан килгән фольклор ансамбльләрен җыя. 2019 елда “Каравон” бәйрәменә 25 меңнән артык кеше килгән. Ә 2020 елда рус халык бәйрәме онлайн форматта узды, аны бөтен дөньядан 680 меңнән артык тамашачы караган. Фестивальнең һәр катнашучысы рус фольклоры дөньясына чума, рус кухнясы ризыкларын татып карый, сәнгатьтә осталыгын сыный. 1993 елдан “Каравон” бәйрәме фольклор фестивале статусына ия булды.

Быел да бәйрәм кунакларны халык җырлары, рус халкының милли ризыклары, халык-сәнгать һөнәрләре һәм “Каравон” бәйрәменең үзенчәлекле эшләнмәләре белән сөендерде. Бәйрәмдә иң мөһиме – җыр. Ансамбльләр һәм җирле җырчылар башкаруындагы халык җырлары берничә мәйданчыкта яңгырады.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Никольский авылы халкы елдан-ел барлык кунакларны куанып кабул итүен һәм җылы каршы алуын билгеләп үтте.

— Бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки узган ел ул пандемия аркасында онлайн узды, ә халык аны зурлап бәйрәм итәргә күнеккән. Быел без бәйрәмгә ныклап әзерләндек, күп кеше чакырдык һәм алар күбесе бернинди кыенлыкларга да карамастан бирегә килделәр, – дип сөйләде ул.

Быел фольклор бәйрәмендә 20ләп мәйданчык оештырылган иде. Анда кунаклар “Uen Fest” проекты кысасында оештырылган халык уеннарында катнашты, театральләштерелгән тамашалар карады, халык сәнгате һөнәрләре буенча остаханәләр узды, үзләрен “Кулачная артель” рус хәрби сәнгатенең традицион төрләрендә сынады.

Традиция буенча, ел саен бәйрәмгә берәр танылган җырчыны чакыралар. Быел “Каравон”ның махсус кунагы буларак Россия башкаручысы Тина Кузнецова килде. Фолк-фьюжн коллективларының чыгышлары төп сәхнәдә узды.

— Бу безнең иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмебез. Без монда ел саен киләбез. Бәйрәмне оештыру елдан-ел яхшыра бара. Быел монда бик күп ансамбльләр килгән. Бәйрәмнең шулай киңәюе, матураюы бик сөендерә, – ди Казанда яшәүче Мария Петровна.

Аның сүзләре буенча, мондый халык бәйрәмнәре бик мөһим. Алар барлык халыкның бердәмлеген, заманнар һәм буыннар бәйләнешен тоярга һәм мәдәниятнең үзенчәлеген югалтмаска мөмкинлек бирә.

Чыннан да, Никольское авылы бөтен рус халкы сагынып өлгергән авыл көнкүреше һәм зур бәйрәм мохитенә чумды. Фестиваль кичкә кадәр дәвам итте. Концерттан соң барлык фольклор коллективлары һәм бәйрәм кунаклары рус халкының бердәмлеге һәм Россиянең мәдәни күптөрлелеге символы булган “Каравон” әйләнәсенә басты.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү