Рүзәл Мөхәммәтшин: «Вальсны бер генә түгел, берничә кыз белән биедем»

Мәктәпләрдә кем өчендер соңгы дәресләр узды, укучылар соңгы тапкыр вальс әйләнде, ап-ак алъяпкычлар да соңгы тапкыр киелеп, иң өске киштәгә алынып куелды.  Майның соңгы көннәре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әнә шулар белән истәлекле. Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары да әнә шул саф, матур хатирәләре турында сөйләде.

Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь:

— Мәктәп елларында мәхәббәт хисенә, гыйшыкка вакытның никадәр күп булуын мин бүген, төчкергән кешегә «Сәламәт бул!» дип җавап бирергә дә җай чыкмаган чакта гына аңладым. Ул елларны, белепме, белмичәме, «На стыке континентов и цивилизаций» китабыннан башлап «Черная книга коммунизма»га кадәр калын-калын «кирпечләр»не үзләштерүгә багышлаганмын.

Күчеш чоры шактый үзгәртте мине. Соңгы вальсны бер генә түгел, берничә кыз белән биеп чыгуым да шуның белән аңлатыладыр.

Ул вакытта бик күп дәрес «соңгы» булганга күрә, берсен дә аерып әйтә алмыйм: һәр укытучы, һәр фән кадерле иде. Чын менә! Бездә беркадәр ирек хисе дә, алдагы имтиханнар һәм, гомумән, җитди тормыш өчен җаваплылык та, яшьлек, юләрлек, дәрт-дәрман да хәттин ашкан иде.

Ләкин соңгы кыңгырауны бик истә калдырдым. Эш шунда ки… Ничек диим икән?

Андый бәйрәмгә тәүге мөгаллимне дә чакыру – табигый бит инде? Башлангыч сыйныф укытучысы Резеда апа безнең классны бер генә ел укытып калды. Аннары декрет ялына китте. Икенче сыйныфта үзгә укытучы, өченчесендә – тагын да үзгәрәге укытты. Урта мәктәпне без бөтенләй күрше авылда тәмамладык. Һәм… көннәрдән бер көнне 2006 елның 25 мае җитте. Анда исә Резеда апаны да чакырганнар иде. Аңа сүз бирделәр. Иң элек ул гадәти, әмма, инануымча, һәр чорга, һәр сыйныфка туры килерлек сүзләр сөйләде: тату иделәр, яхшы укыдылар, матур булдылар… Ә аннары… яшен яшьнәде! «Бүген бу сыйныфта икеләтә бәйрәм, – диде ул. – Рүзәлнең туган көне дә әле…» Сценарийны бозып, котлады, кечкенә бүләк тапшырды. Аннан соң чыгыш ясаган һәркем мине искә алып узарга мәҗбүр булды.
Баш күккә тиде инде – нәрсә яшереп торырга…


Фикер өстәү