Хәрби операция зонасына 5 тапкыр барып кайткан Рүзәл Минһаҗев: «Без оҗмахта яшибез»

Ике арада күпер салучы, Мөслим районының Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев  хәрби операциядәге якташ егетләребез янына алтынчы тапкыр барырга җыена. Ул Фирдүс Тямаев төркемендә эшли. Алар җырчы белән берлектә узган елның сентябрь аеннан бирле егетләргә гуманитар ярдәм илтеп тапшыра. Рүзәл мондагы сәламнәрне, күчтәнәчләрне ияләренә җиткерә. Сабыйлар да аның аша әтиләренә хат юллыйлар.

Рүзәл сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлап булмый. Күңел тула. Ирексездән күзләрдән яшь тама. Беренчедән, олы йөрәкле кешеләргә сокланасың, икенчедән,  туган яктан бер хәбәр булса да көтүче егетләрне уйлыйсың.

– Ай саен Фирдүс Тямаев төркеменнән өч егет махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм илтәбез.  Мин, бу эштә катнашып, шуны аңладым:  без – бердәм халык. Социаль челтәрләрдәге аккаунтларымда гел изге күңелле кешеләр генә икән. Бер белдерү куюым җитә – көн дәвамында кирәкле әйберләрне җыябыз да алабыз. Безнең егетләргә Башкортстанның төрле  авылларында яшәүчеләр дә булыша. Үзләреннән зур өлеш кертүчеләр бик күп. Авылдашым Ленар Галәев күркә итеннән тушенкалар ясап бирде. 3 литрлы 20 банка бал бирүче кеше дә булды. Халык бик ярдәм итә, – ди ул.

Рүзәл әйтүенчә, егетләрне аерып тормыйлар. Юлларына кем очрый, алдан әзерләп куелган күчтәнәчләрне тапшырып баралар. Исемле посылкаларны иясенә тапшырырга тырышалар. Алар алгы сызыкта булсалар, командирларына калдырып китәләр икән.

– Андагы хәлләрне үзең күрмичә аңламыйсың. Мин егетләр белән бергә шунда кунып кайтам. Анда күзгә йокы керми. Тормыш кыйммәтләренә төшендерә торган җир ул. Анда шатлыкның ни икәнен чынлап аңлыйсың! Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде! Алар үзләре әллә ни күп әйбер дә сорамый. Күреп кайткач, ниләр кирәген чамалап, үзебез алып барабыз, – ди Рүзәл. – Әле менә Азнакайда яшәүче алты яшьлек бер бала әтисенә хат җибәрде. Аны тапшырдым. Беләсезме, ул анда ни дип язган? «Әтием, бүген ике керфегем төште. Шуларны тотып, теләк теләдем. Берсен бу хатым әтиемә барып җитсен дип очырдым, икенчесен тотып, әтием яныма кайтсын дип теләдем», – дигән. Әлбәттә, мондый хатлар елата. Мин үзем дә егетләр янына баргач, яшьләремне тыя алмыйм. Менә кайда ул тормыш кадере! Аны аңлар өчен шунда ярты көн булуың да җитә.

Рүзәл андагы егетләрнең дуслыгына да шакката. Чын дуслык, ди ул аны. Алар бер-берсе өчен җанын бирергә риза булып торалар икән.

– Анда барасыбызны белүгә, егетләрнең якыннары килә. Әниләре, кысып-кысып кочаклагыз әле улымны, ди. Әманәтләрне үтим. Әниләренең җылысын бирә алмасам да, егетләрне  кочаклыйм. Егетләр исә, якыннарын күреп сөйләшүемне үтенә. Күп сөйләшмиләр алар. «Җиңеп кайтабыз», – диләр. Бөтенесе дә бер теләк белән яши: исән-сау әйләнеп кайтсам, барлык туганнарымны кочаклап үбәр идем.

Рүзәл  алтынчы сәфәренә дә әзер. Казанга килеп, кайбер кирәк-ярак аласы калган. Ул гади кешеләргә бик рәхмәтле. Ниләр генә китермиләр икән. Хәтта керләрен юдыртыр өчен кер юу өчен машиналарына кадәр алып килеп биргәннәр.

– Егетләргә шәхси гигиена, медицина кирәк-ярагы, җылы киемнәр кирәк. Шулай ук бензокискеч, изолон, монтаж күбеге (монтажная пена), балта, пычкы, мич, мунча ташы, бинокль, генератор, кечкенә газ баллоннары, йокы капчыклары, оекбашлар сорыйлар. Машина кирәген үзебез аңладык. Анысын сорамый алар. Без алып барабыз, – ди Рүзәл. – Иң авыры – аларны калдырып китү. Әйтерсең йөрәгең шунда кала. Мин 50 чакрым буе артыма карап барам. Без монда оҗмахта яшибез. Егетләр белән чагыштырып карыйм да, мин монда үземне бер файдасыз кешегә саныйм хәтта. Кайткач, төннәр буе йокламыйча ятам. Барысын да йөрәгем аша үткәрәм. Егетләр күз алдымнан китми.

Рүзәл үзләренә ярдәм иткән бар кешегә чиксез рәхмәтен җиткерә. «Без бердәм милләт, көчле халык икән», – ди ул. Егетләрне исә хәрби операция туктаганчы ташламаска сүз бирә.

Әгәр хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итәргә теләсәгез,  Гөлүзә И. исемендәге Саклык (СБЕР) банкы картасына акча күчерә аласыз. Ул 8 9178603299 телефон номерына беркетелгән. Исемләп җибәрәсе әйберләрне исә Мөслим районы Метрәй авылы, Пушкин урамындагы 51 нче йортка да китерергә мөмкин.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү