Җәмәгатьчелек Стелла Писареваның вафат булуы сәбәпле якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан университетының атказанган хезмәткәре, республиканың иң абруйлы һәм иң ихтирамлы музей эшлеклеләреннән берсе Стелла Владимировна Писарева 25 майга каршы төндә 96 нчы яшендә вафат булды.
Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең мәдәни мирасын саклау, музей эшен үстерүгә тугрылыклы хезмәт иткән уникаль кеше арабыздан мәңгегә китте.
Стелла Владимировна Писарева 1925 елның 28 февралендә Житомир өлкәсенең Бердичев шәһәрендә дөньяга килә. 1946 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Шул ук елда А.М.Горький исемендәге Казан музеена (бүгенге А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее) эшкә урнаша һәм 1964 елга кадәр шунда хезмәт куя. Стелла Владимировна 1964-1978 елларда ТАССР Дәүләт музее директорының фәнни эш буенча урынбасары вазифасында эшли. Биредә ул фәнни-тикшеренү юнәлешенә җитәкчелек итеп кенә калмыйча, күргәзмәләр һәм киң колачлы экспозицияләр оештыру белән дә шөгыльләнә.
С.Писарева республикада яңа музейлар булдыруга зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә Бөгелмә шәһәрендә Я.Гашек музее, Чувашстан АССРның Козловка шәһәрендә Н.И.Лобачевский музее, Чаллыда Шәһәр һәм КамАЗ төзү тарихы музее, Кырлай авылында Г.Тукай музее оештырыла.
1978 елда Стелла Владимировнаның биографиясендә яңа этап башлана. Ул шәһәрнең мәдәни тормышында мөһим үзәккә, Россиянең әйдәп баручы музейларыннан берсенә әйләнгән Казан университетының Тарих музеен оештыра һәм кырык ел дәвамында аның алыштыргысыз директоры була.
Стелла Владимировна күп еллар буе, Россия Федерациясе вузлар музейларының Фәнни-методик советы идарәсе әгъзасы буларак, Урта Идел төбәгендә вузлар музейларының Фәнни-методик советына җитәкчелек итә. 1950 нче елларда Республика хәрби-шефлык комиссиясе рәисе урынбасары, 1960 елда – “Белем” җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге яшьләр комиссиясе рәисе урынбасары була. Ул Советлар Союзы-Чехословакия дуслыгы җәмгыятенең Казан шәһәр бүлеген оештыручыларның берсенә әйләнә, 30 елга якын җәмгыятьнең шәһәр идарәсе, шуннан соң республика бүлеге рәисенең беренче урынбасары була.
Гомеренең соңгы еллары янә А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее белән бәйле булды. Биредә ул Казан һәм Татарстанның мәдәният эшлеклеләре белән концертлар, иҗат кичәләре оештырды.
Стелла Владимировнаның хезмәт эшчәнлеге – мәдәни-тарихи мирасны саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен үз һөнәреңә иксез-чиксез тугрылыклы хезмәт итү үрнәге ул.
Стелла Владимировна күп еллык эшчәнлеге өчен “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Казан университетының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды; “Тырыш хезмәт өчен”; “В.И.Ленинның йөз еллыгы хөрмәтенә”, “Аерым хезмәтләре өчен”, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел” медальләре; “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәккә тагу билгесе, Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Президентының, Россия Музейлар берлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде,.
Музей бергәлеге хезмәт сөючән гүзәл кешене, бик зур профессионалны югалтты. Коллегалары Стелла Владимировнаның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министры,
Илшат Гафуров, Казан федераль университеты ректоры,
Гөлчәчәк Нәҗипова, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры, Татарстан Музейлар ассоциациясе рәисе,
Айрат Сибагатуллин, Казан Кремле Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры,
Розалия Нургалиева, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать дәүләт музее директоры,
Гөлзада Руденко, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры,
Артем Силкин, “Свияжск” утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры


Фикер өстәү