Резедә Төхфәтуллина: «Хатын-кызның бәхете – гаиләдә»

Һәр артистның үз режиссеры була. Әгәр ул юк икән, димәк, артист буларак ачыла алмаячаксың. Һәрбер авырлык үз бәрәкәте белән килә. Никадәр генә талантлы булма, бәхет – гаиләдә. Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина әнә шундый фикердә. Сүз уңаеннан, хатын-кызның яше дә – аның байлыгы, дип са­нала, миңа 50 яшь тула дип, авыз тутырып сөйләп йөргән сирәкләрнең берсе дә әле ул. Әңгәмәбез исә театрдагы үзгәрешләрне барлаудан башланды.

:: Бу сезонда Тинчурин театрында үзгәрешләр булды. Сезон башында сезгә биш режиссер белән эшләү мөмкинлеге туды. Бу артистларга, шәхсән үзегезгә ничек тәэсир итте?

– Миңа әлеге режиссерлар белән эшләү насыйп булмады дисәң, Резедә Гарипованың «Карурман» спектаклендә эшли башлаган идем. Ул инде безнең үзебезнеке һәм минем аның кулы астында эшләгәнем дә бар иде. Әмма, күпмедер вакыт үткәннән соң, минем урынга башка актриса куелды. Ничек алай булды, дип уйлый торгансыздыр инде. Нәрсә дип әйтим, режиссерның актерны алмаштырырга хокукы бар. Димәк, ул миндә үзенә кирәкле якларны күрмәгән, аныңча булып бетмәгән. Мин бу күренешне аңлыйм һәм дөрес кабул итәм. Барып чыкмаган һәм режиссер теләгәнчә уйный алмаган рольдән башта ук китүең хәерле. Мин алай ябышып ята торган кеше түгел. Без аның белән аңлаштык, матур гына килештек. Гомумән алганда, артистлар рольдән алуны авыр кабул итә. Талантлы кеше һавалырак була инде. Яшермим: миндә дә берәр көн ризасызлык булып алды, әмма барысы да урынына утырды. Тиздән миңа 50 яшь тула. Ярты гасыр яшәгән кеше күп әйбергә фәлсәфи яктан карарга өйрәнә. Бу – авырлыкларны җиңел үткәрергә шулкадәр ярдәм итә. Әлеге рольне уйнарга насыйп булмаган икән, димәк, мине башка, үземнеке дигәне көтә. Шулай итеп, биш
премьераның берсендә аздан гына уйнамый калдым (көлә. –
Ред.). Театрга килгәндә, труппаның баш режиссеры булмау сәер тоела. Килгән режиссерлар гына куеп йөри. Минем уйлавымча, бу – дөрес әйбер түгел. Ләкин һәрбер авырлык үз бәрәкәте белән килә. Хәния Фәрхине искә төшерик. Без театрда аның белән бер вакыттарак эшли башладык. Күпмедер эшләгәннән соң, ул кыскартуга эләкте. Бик авыр кичерде ул аны, күпме елады, күпме әйтте… Ләкин бит хәзер барыбыз да беләбез: бу аның өчен бәхет кенә булды. Театр аның юлы булмаган, ниш­лисең. Әйтәсем килгәне шул: бу дөньяда барысы да ничек кирәк – шулай эшләнелә. Театрдагы үзгәрешләрне дә мин, бәлки, бу кем өчендер яхшыга эшләнгәндер дип кабул итәм. Әлбәттә, үпкә, ризасызлык була. Әмма тормыш барысын да үз җаена сала. Килеп туган вазгыять театрдагы иҗатны туктатмады, ул алга бара. Бик матур спектакльләр куелды. Башка кул, башка караш иҗади коллективны җанландырып җибәрде. Шәхсән үзем заманча үзгәрешләрне бик үк кабул итмим, әмма әлегә театрга зәвыксызлык үтеп кермәде. Театрда бит күбрәк бер үк артистлар уйный иде. Мин үзем дә – читтәрәк калган кеше. Ул хәзер дә шулай булыр инде, анысы өчен артык исем китми. Шулай да читтәрәк калганнарны күрү мөмкинлеге туды дип әйтәсем килә.

:: Димәк, театрга үзгәрешләр кирәк иде, ләкин иҗади коллектив баш режиссерсыз яши алмый, шулай бит?

– Әлбәттә, һәр нәрсәнең үзәге була. Баш режиссер – театр­ның үзәге инде ул.

:: Рольсез утыру чорын һәрбер артист үткәрә. Камал театры артисты Наилә Гәрәева, ун елга якын рольсез утыр­дым, дип сөйләгән иде. Сез андый чорны кичермәдегезме?

– Андый чорны кичердем. Минем үз режиссерым Дамир Сираҗиев булды. Аның вакытында уйнамаган ролем, эш­лә­мәгән эшем калмады. Хәтта декрет ялында да утырмадым дисәң була. Эшләтте дә эшләтте. Ул киткәч, җиде ел рольсез утырдым. Холкым шундый, күрәсең: ул вакытта да елап, әрнеп утырмадым. Театрда эш булмаганда рәхәтләнеп гастрольләрдә йөрдем, җырладым. Театрда да тыючы булмады, җырчы кирәк чакта, анда да чыгыш ясый идем.

:: Иң яхшы ролегез дип кайсын әйтер идегез?

– Вазгыять шундый: театрда эш тукталды, бу көннәрдә тамашачыга онлайн спектакльләрне генә тәкъдим итә алабыз. Күбрәк элеккегеләре күрсәтелә. Карыйм да, үземә үзем ошап бетмим. Хәзер моны башкачарак уйнар идем дип куям. Еллар үткән саен, тәҗрибә арта торгандыр инде. Үз вакытында ул рольләремне яхшы дип кабул иткәнмендер, вакыт үтү белән ошамаска да мөмкин икән. Алар миңа барысы да кадерле. Кайсыдыр авыр­рак, кайсыдыр җиңелрәк бирелгән. Шунысы да бар: үземне ачардай тирән рольләр уйнадым дип тә әйтә алмыйм. Юкса артистка танылырга бер роль җитә. Мәсәлән, Исламия апа Мәхмүтова «Кыр казлары артыннан» спектаклендә Ясминәсе белән танылды. Аннан соң әллә никадәр роль башкарды, әмма тарихка Ясминәсе белән кереп калды. Мин, шушы рольне уйнап, театр сәхнәсендә танылдым дип әйтерлек ролем юк, дияр идем, «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Р. Вәлиев) спектаклендә Зөһрәм булган икән. Ул чор тамашачысы аны истә калдыргандыр. Җырлы, бик матур роль иде ул. Мин нинди артист: яхшымы, начармы – үземә бәя бирә алмыйм.

:: Иң авыр роль дип кайсын әйтер идегез?

– Килеп чыкмаганда, роль авыр була. Ләкин бит артистка юнәлеш биргән, аның үзе дә белмәгән якларын ачар өчен режиссер бар! Ул – артистны бар иткән дә, юк иткән дә кеше. Юктан да бар ясап күрсәтә алган режиссерлар бар. Дамир Сираҗиев мине ничек кенә эшләтмәде. «Ак калфак»та – Хәмдия, аннан соң – Галиябану. Кыска гына вакыт аралыгында нинди генә рольләр башкармадым. Ә иң өлгереп, иң уйнар чакта мин күләгәдә калдым. Әйтәм бит: мин нинди артист икән дигән уйлар белән яшим.

:: Димәк, сез баш режиссер Рәшит Заһидуллинның актив куллана торган артисты булмагансыз.

– Юк, ул мине зур рольләрдә уйнатмады, шул ук вакытта бөтенләй рольсез дә тотмады. Юкса гайрәтем дә, энергиям дә бар иде. Мине әле дә рәхәтләнеп уйнатып була (көлә. – Ред.).

:: Сезнең, Хәния Фәрхи кебек үк, эстрадага китү мөмкинлеге дә бар иде бит. Нишләп ул юлны сайламадыгыз?

– Театрда калуым үкенечле булмады. Дөрес, китәсе килгән вакытлар да булгалады. Үз вакытында популяр җырчы да булдым, театрда да эшләдем. Театр таяныч булды. Ул минем икенче өем кебек. Анда барып шигъри мизгелдә катнашу да күңелне үстерде. Аннан килеп, мин гас­трольләрдә йөрергә бик үк яратмыйм. Җырчы өйдә утыра алмый, ул гел юлда. Гастрольләр оештыру сәләтем дә бик юк. Эстрадада үземне кулланмадым дип тә әйтә алмыйм. Үз кирәгемне алдым, үз вакытында эшләдем. Эстраданың гомере бик кыска. Анда мәңге популяр булып булмый. Шул аралык эчендә дә менә сез дә, популяр идегез, дип әйтәсез бит әле, димәк, кешенең күңелендә калганмын. Артист өчен иң кирәге шушы.

:: Сәхнә шәхси тормышка ничек тәэсир итә?

– Кемгә ничек тәэсир итәдер инде. Минем тормышымда сәхнәне аңлаган кешеләр генә булды. Беренче ирем артист иде. Ул аның авырлыгын, нечкәлекләрен аңламыймы соң инде?.. Икенчесе радио бизнесы өлкәсеннән, шулай ук сәнгатьне аңлаган кеше булды. Читтән караганда, артист белән яшәве авыр тоеладыр инде. Төнлә йөри, пешерә белми, үзен генә карый, дип уйлыйлардыр. Күрәсең, мин андый кешеләргә карамаганмындыр инде. Башкаларга килгәндә, әйе, аерылышып та бетәләр, көнләшүчеләр дә бар дип сөйлиләр. Мин аны уздырып җибәрәм. Башкаларны тикшерү беркайчан да кызык булмады. Бүген дә, мине аңлап, ярдәм итә торган кеше белән яшим.

:: Кешенең шәхси тормышы миңа кызык түгел, дидегез. Ләкин артист турында сүз чыкмыйча калмый. Гайбәтне ничек кичерәсез?

– Үзем турында пычрак гайбәтне беркайчан да ишеткәнем булмады. Бер генә гайбәт булды. Ирем чыгып киткәч, «кинәт чыгып китү хатын-кыз хыянәтеннән була» дигән сүзләрне ишеттем. Үземне үзем беләм бит. Шулай да мондый караш, бу сүзләр авыррак кабул ителде.

:: Икенче яктан, артистлар гайбәт чыгарып, үзләренә пиар да ясыйлар.

– Артист өчен бу – иң зур түбәнлек. Кеше теленә керәм, популярлашам дип, үзеңне мунчалага әйләндерүдән дә мәгънәсезрәк нәрсә юк. Димәк, алар артист түгел.

:: Хатын-кызның бәхете кайда: иҗаттамы, баладамы, гаиләдәме?

– Хатын-кызның бәхете – гаиләдә, тормышта. Сәхнә гомерлек була алмый, аның вакыты бик кыска. Шуңа күрә бу тормышта күбрәк үзеңчә яшәп калырга кирәк. Гаиләңдә тынычлык булып, шуның өстенә яратып эшли торган эшең дә булса, бәхет менә шушы була.

:: Татар теленең хәле турында да сөйләшеп алыйк әле. Соңгы елларда мәгариф системасыннан кысрыклап чыгарылды, ата-ана рөхсәте белән укытуга калдырылды. Туган телебезнең киләчәге өметлеме, сезнеңчә? Улыгыз татарча сөйләшәме?

– Мин бик еш шундый күренешкә тап булам: бүген төрле министрлык, ведомстволарда эшләүче яшьләр, җитәкчеләр үзләре дә татар телен белми. Аны бер көнне бер тапшыруда да әйттеләр. Әгәр Хөкүмәт эшендә эшләгән кешегә татар телен белү кирәк дисәләр, аны өйрәнерләр иде. Яшерен-батырын түгел, еллар узган саен хәл авырлаша. Авылдан килгәннәрдә азмы-күпме тел бар әле. Бу мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителмәсә, бернинди өмет юк дип уйлыйм мин. Җәмгыятьтә татар телендә сөйләшсәләр, куллану даирәсе артса, ышаныч барлыкка килер иде. Ә болай, юк… Минем балам, мәсәлән, татарча аңлый, әмма сөйләшми. Аның баласы татарча сөйләшәчәкме? Мин, әлбәттә, татар телен оныкларыма тапшырырга тырышачакмын. Ләкин… Балалар бакчасында, мәктәптә, вузларда аралашу теле урысча бит. Моның нәтиҗәсен барыбыз да күреп, белеп торабыз.

Гөлинә Гыймадова


2 фикер

  1. Операция ясатып борынын әрәм иттте, бөтен йөзен бозып тора. Үз борыны белән нинди чибәр артистка иде..

  2. Улым да,кызым да чип чиста татарча сэйлэшэлэр.Киленебез рус кызы,анын алдында да аралашу узебезчэ,чэнки туксанынчы елларны укыган балалар татар теле тирантен эйрэнделар,анлыйлар.Икесе дэ югары белемле,тел мэсэлэсе гаилэдэн тора.Татар театрында эшлэп ,баласы туган телендэ сэйлэшмегэн артистны бэтэнлэе белэн анда булмый.Вата жимерэ баласы белэн русча сэйлэшкэн кешедэн рус кешесе килэ,кто не дает вам разговаривать на родном языке, дилэр
    Телебезгэ хормэт белэн карыйк!

Фикер өстәү