Газетага язылу

Бәрәңге аласызмы әле?

Татарстанның төрле районнарындагы укучыларыбызның хәлләрен сораштык.

Рәхилә Шәвәлиева (Теләче районының Ямбулат авылы):

– Без инде 20 көн элек үк ала башладык. Сораган кешегә көнендә казып бирәбез. Чиләкләп ала халык. Бүген менә өч капчык алып киттеләр. Уңышы бик шәп. Кибеттәге Дагыстан бәрәңгесе түгел инде. Күп кеше хәзер бәрәңге бөтенләй утыртмый. Шуңа күрә алучылар гел булып тора. «Гала», «Киви», «Ред Скарлет», «Невский» сортларын утыртабыз. Килосы – 50 сум.

Фәүзия Ганиева (Актаныш районының Куян авылы):

– Сентябрь урталарында гына алырга җыенабыз. Сабаклары яшел бит әле. Аны ничек кызганмыйча чабасың? Күп утыртмыйбыз. Үзебезгә, балаларга җитәрлек кенә. Малларыбыз ишле булгач, кабакны исә күп итеп үстерәбез. Питраудан бирле яшь бәрәңге ашыйбыз инде. Ярыйсы гына күренә уңышы. Череге чыкканы юк.

Лилия Әскәрова (Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы):

– Бәрәңгене 1 майда утырткан идек. Узган атнада казып та алдык. 8–10 сутый җиребез бар. Сабакларын коя башлады, дип борчылды әти. Шуңа күрә иртәрәк тотындык. Узган ел фитофтора төшеп, шактые черегән иде. Быел да арада черек авыруы төшкәннәре бар. Көн аяз булганда, коры килеш уңыш жыеп алуың хәерлерәк. Бездә халык әкренләп бакчага чыга башлады. Безнең якта бәрәңгене сатмыйлар, үзләренә дип үстерәләр. Әле уңышны базга салмадык. Бер атнадан аралап төшерергә дип торабыз.

Айсылу Әхмәтҗанова (Спас районының Урта Йорткүл авылы):

– Бәрәңгене яшелчә бакчасына гына утыртам. Маллар тотмыйм. Үземә генә шул җитә. Яңгырга кадәр алып бетердем инде. 5 чиләктән 60 чиләк уңыш чыкты. Сөенерлек бит! Авылдашлар исә бакчага чыга алмый аптырый. Көн саен яңгыр ява. Череге дә күп чыга, диләр. Булганын куанып ашарга язсын.

Раилә Зиазова (Мөслим районының Дусай авылы):

– Бәрәңге бик эре. 10 сутый бакчадан шактый мул уңыш алдык. Кул белән утыртабыз, шулай ук казыйбыз да. Гаиләбез ишле булгач, эшнең авырлыгын сизмибез дә. Кешенең хәзер бәрәңгегә әллә ни исе китми, дигән сүзләр белән бер дә килешмим. Аннан башка яшәп булмый. Өчпочмак, кыстыбый дисеңме – җаның ни тели, шуны пешерергә була. Суда пешереп ашарга да бик тәмле. Үзебезгә дә, кош-кортларга ашатырга да җитә.

Динара Әхмәт (Азнакай районының Чубар Абдул авылы):

– Бәрәңге казырбыз дип, авылга алдан планлаштырып кайтмаган идек. Һава торышы гел үзгәреп тора бит. Матур вакытта җае табылды. Август аенда, гомумән, бәрәңге алган юк иде әле. Май башында бергәләп утырткан идек. Бабай оныклары белән җыеп та алды. Балаларга кызык: күпме чыкканын чутлыйлар. Бер төптән 18 әр эре бәрәңге, шулай ук гел ваклары гына чыкканнары да бар. Әмма черегәннәре бик күп. Мондый хәлне беренче мәртәбә күрүем иде. Тирә-якка начар исе тарала. Тын алып булмый хәтта. Балалар «эретелгән сыр» дигән исем дә уйлап тапты. Череге балчыкка ияреп, сузылып-сузылып китә. Башка еллардан аермалы буларак, җир дә каты. Әле ярый соңгы яуган яңгырлар туфракны бераз йомшартып җибәрде. Монда бәрәңгене сабагын чапмыйча гына казыйлар. Ә быел бөтенләй корып беткән иде. Бәрәңге бармы, юкмы икәнен аңлап та булмый. Уңышы әйбәт үзе. Бездә матур гадәт тә бар. Эш беткәч, бәрәңгедән «тәкә» пешерәбез. Быел да рәхәтләнеп, бергәләшеп чәй эчтек.

Лилия Купаева (Әлмәт районының Бишмунча авылы):

Без утыртырга да, казырга да ашыкмыйбыз. Соң гына алабыз. Бәрәңге  ныгый гына, дип әйтә иде әби. Кешеләрнең тизрәк алырга ашыгуы фитофторадан куркуга бәйле дип уйлыйм. Сентябрь урталарында алсак та, базга октябрь суыклары алдыннан гына төшерәбез. Болай яхшы саклана. Кыскасы, бәрәңге суынгач, черисе череп беткәч кенә төшерәбез. Элеккеге кебек күп утыртмыйбыз инде, үзебезгә җитәрлек кенә. Сортларын гел алыштырып торган юк. Әмма урынын үзгәртәбез. Борыч, көл сибеп утыртабыз. Бу – корткычлардан, каты корттан (проволочник) саклау өчен менә дигән чара.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре