Коронавирустан бөтен кешегә кайчан прививка ясый башлаячаклары билгеле

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология илкүләм тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдергәнчә, илдә инде көзен үк массакүләм вакцинация ясау башланырга мөмкин.

Әмма бу эшнең тугыз айга кадәр сузылуы ихтимал. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә COVID-19 йоктыручылар саны 350 меңнән артып киткән, 3,6 меңнән күбрәге үлгән.

“Көз башында массакүләм төстә вакцинация башланасына ышанабыз. Әлбәттә инде, прививканы берьюлы барлык кешеләргә дә ясап бетереп булмаячак. Бу эш ярты елга, җиде-тугыз айга сузылыр дип уйлыйбыз”, – дигән Гинцбург әфәнде “Беренче канал”ның “Жить здорово!” программасы эфирында.
Моңа кадәр үзәкнең башка хезмәткәре –Виктор Зуев әйткәнчә, беренче чиратта табибларга, шулай ук күп кешеләр белән эшләүчеләргә – кассирлар, такси йөртүчеләр, билет тикшерүчеләр, волонтерларга һ.б. вакцина ясалачак.
Александр Гинцбург сүзләренә караганда, Үзәк хезмәткәрләре үзләренә коронавирустан вакцина ясатып караган, һәм сынаулар уңышлы үткән.

“Вакцина булдыруда катнашучылар, препарат эшләүдәге бөтен җаваплылыкны аңлаган хәлдә, үз ихтыяры белән прививка ясатып карады”, – дигән ул.
Хәзерге вакытта дөнья күләмендә йөзләрчә лабораториянең коронавирустан вакцина эзләвен искә төшерик. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, вакцина булдырмыйча гына пандемияне җиңү мөмкин түгел, дип белдерде. Бүген дөньяда тугыз фәнни үзәк клиник сынауларга керешкән. Россиядә клиник сынаулар июнь аенда башланырга мөмкин.


Фикер өстәү