«Каравон» бәйрәменә махсус автобуслар белән барып булачак

22 май көнне Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме үткәреләчәк. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 150дән артык иҗат коллективлары катнашачак.

Николай Чудотворецның престол бәйрәменә багышланган рус фольклоры бәйрәме күп еллар дәвамында халык мәдәниятенең тарихи традицияләре нигезендә рухи кыйммәтләрне һәм милли үзаңны торгызу өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Чара Татарстанда рус фольклорына игьтибарны арттыру, борынгыларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүне күздә тота.

– Каравон – Лаеш районында үткәрелә, халыкны иң күп җыя торган төп бәйрәмнәрнең берсе. Быел без аңа Мәдәният министрлыгы белән ныклап әзерләндек. Биредә берничә мәйданчыкта төрле остаханәләр, ярышлар, ярминкәләр оештырылачак. Фотога төшер өчен махсус урыннар да бар, – диде Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов.

Бәйрәм кунакларын «Uen Fest» проекты кысасында оештырылган рус халык уеннары, «Кулачная артель» рус сугышчан сәнгатенең традицион төрләре, халык сәнгате һөнәрләре буенча мастер-класслар, театральләштерелгән тамашалар, ансамбльләр чыгышлары һәм традицион әйлән-бәйлән уеннары көтә. Шулай ук, ярминкә кунакларны рус традицион кухнясы, халык сәнгать һөнәрләре һәм «Каравон» бәйрәменең үзенчәлекле эшләнмәләре белән сөендерәчәк. Чарага бара алмаучылар аны онлайн да карый ала.

– Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый чаралар аеруча әһәмияткә ия. Узган ел бәйрәм он-лайн форматта узса да, анда 680 мең кеше катнашты.  Гадәттә, «Каравон»га 20–25 мең кеше килә. Быел бәйрәм тагын да күбрәк кунакларны җыяр дип көтәбез, – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Оештыручылар әйтүенчә, мәйданда ике сәхнә эшләячәк. Зур сәхнәдә – «Каравон – тормыш түгәрәге» исемле театральләштерелгән тамаша, рус фольклор коллективлары концерты, ә кечесендә такмаклар әйтәчәкләр. Шулай ук чарада фолк-фьюжн коллективлары һәм бәйрәмнең махсус кунагы, «Голос» проектының финалисты Тина Кузнецова чыгыш ясаячак.

Бәйрәмгә барырга теләүчеләр өчен Казаннан Никольское авылына автобуслар билгеләнгән. 118 нче маршрутлы автобуслар 5.25, 8.25, 9.30, 14.30, 17.30 сәгатьләрдә «Җиңү проспекты» метро станциясеннән кузгалачак. «Каравон» тәмамлангач, автобуслар кире шәһәргә илтәчәк.

                                                                                            Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү