Казанда күпкатлы йортта чыккан янгында бер ир-атка зыян килгән

Бүген иртән 101 номерына Фучик урамындагы 36нчы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән.

Янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йортның алтынчы катындагы фатирның аш бүлмәсен ут чыгуын ачыклаганнар.  Янгын тиз арада сүндерелгән. Зыян күргән 50 яшьлек ир-атны 7нче хастаханәгә озатканнар.

Хәзер янгынның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү