Үләнче Фирая Захарова: «Канлы үләннең дә чәчәк аткан чагы, җыеп калыгыз»

Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова, чүп үләннәреннән  дә дару ясарга була, ди.

– Тузганакның файдасы бик зур. Орлыгы оча башлаганчы чәчәген җыеп кайнатма ясарга була. Тамырларын киптереп куйсаң яхшы, – ди ул. Халык табибы, хәзерге вакытта дару ясар өчен җыярга кирәкле үләннәр хакында әйтеп китте. Май ахырында җыелган кычыткан, әрем, бака, канлы үләннең шифасы зур икән.

– Быелгы һава шартлары дару үләннәре үсәр өчен бик тә уңай тора. Хәзер каен яфрагының иң матур чагы. Аны өзеп, чәйгә кушып та эчәргә була. Каен яфракларын җыегыз. Бака үләне белән  әремне киптереп куярга кирәк. Үләннәрне, иң яхшысы, чормада киптерегез.  Өсте-өстенә куймагыз, җилләп кипсен. Каен яфрагын исә, себерке итеп бәйләп куярга була. Үлән тамырларын кояшта киптерү кирәк. Сарут үләненең үсеп килә торган вакыты. Аны да җыеп куегыз. Теләгән кеше интернеттан дару үләннәрен ясауны табып укый ала.

Фирая Захарова, газета укучылар белән канлы үлән төнәтмәсен ясау рецепты белән бүлеште.

– Хәзер канлы үләннең дә чәчәк аткан чагы. Ул елына 3–4 тапкыр чәчәк ата. Аны шул вакытта җыярга кирәк. Ул  агулы үлән. Шуңа да сак кулланыгыз.  Өч литрлы банкадагы әче суга (сыворотка) 1 сабагын саласы. Шуңа 1 аш кашыгы йөзем яки 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 аш кашыгы каймак өстисе. 10–15 көнгә банканың авызын марля белән бәйләп куясы. 10–15 көннән төнәтмә әзер була.  Шуны көнгә 1 аш кашыгы эчәсе. Дәвалану вакыты – 1 ай. Әлеге катнашма организмны токсиннардан чистарта.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү