Кадерле келәт: өйдәге музейда 60ка якын экспонат тупланган

Балтач районының Кариле авылында яшәүче Сәрия апа Сафина алты ел элек өендә музей ачкан. Келәт алдына  60ка якын  экспонат җыйган. Алар арасында күмер үтүкләре,  куыклы лампа, самавыр, табагач, кисәү агачы – ниләр генә юк! Әти-әниләре, әби-бабайларының көнкүрештә кулланган әйберләрен кадерле ядкарь итеп саклый ул.

– Берсен дә чүпкә чыгарып атмадым.  Моңа минем кулым да бармас иде. Келәт алдына утырып,  хатирәләрне  искә төшерүгә  ни җитә! Үткәннәрне онытырга ярамый, –ди Сәрия Сафина.

Сәрия апа укытучы да, тарихчы да түгел. Озак еллар хисапчы булып эшләгән. Ә музей “уфалла” арбасының ватык тәгәрмәченнән башланган. Ире  Габделнур абый: “Хатын, моны ташларга җыеналар, сиңа кирәге чыкмасмы?” – дип, күршесеннән күтәреп чыккан. “Шәп иткәнсең, иртәгә нәрсә эшләп булганын күрсәтермен”, – дигән ул. Икенче көнне ире эштән кайтышка яхшылап буяп, келәт алдындагы кадакка элеп куйган. Моңа кадәр Сәрия апа  элеккеге көнкүреш кирәк-яракларын, ягъни бал тәпәнен,  җир эшкәртә торган кәйлә, кисәү агачын, үлчәвен  капчыкка, сандыкка җыеп барган.

– Келәт алды – бик җайлы  урын ул. Яңгыр да, кар да керми. Анда  башта  олы оныгыбыз уйнап үсте, хәзер башкалары да шунда мәш килә. Теге тәгәрмәчне элеп куйгач, башта уйлар  бөтерелә башлады. Нигә әле  керосин лампаларын, үзем  чутлаган счетларны, самавырларны да шунда куймаска? Төп нигезем –  Норма авылында. Безнең авылларны бары олы юл гына аера. Андагы әйберләрне дә, килен  булып төшкән өйдәге вак-төякләрне  юып, чистартып шунда урнаштырдым. Еллар буе тузан җыеп яткан кисәү агачы, соскыч һәм башкаларга да урын табылды. Күсе елында тугангамы, бөтен нәрсәне дә җыям мин. Әнинең Яңгулда яшәүче апасы Сәядәдән дә керосин лампасы, самавыр,  ипи калагы, бал кисмәге алып кайттык. Музейдагы әйберләр шушы өч гаиләнеке. Бүтән кешедән  алмадык, – ди музей мөдире.

Йомыш белән керүчеләр арасында, нинди матур әйберләр, дип сокланучылар да бар икән. Андыйлардан: “Сездә тузан җыеп яткан әйберләр юкмы?” – дип сорап караган. “Һай, җеп эрли торган җиһазларны,  патефоннары  чүплеккә ыргыттык шул”, – дигән җавап  кына ишеткән. Сәрия апа әйтүенчә,  күбрәк олылар кызыксына, ә яшьләрнең исе китми икән.

Сәрия апа һәрбер экспонатны кадерләп саклый. 56 әйбергә дә  үз мәхәббәте аның. Алар бит аңа балачагын, яшьлеген, иң җылы хатирәләрне искә төшерә.

Әнә  искереп беткән күмер үтүкләре турында Сәрия апа  заманчасыннан да  кадерлерәк итеп сөйли. Ни өчен дигәндә, шуның белән мәктәп киемнәрен, галстукларын үтүкләгән ул. Иске лампалар да  мәктәпкә бәйле вакыйгаларын яңарта.

– Мин 1960 елда тудым. Укырга кергәндә, ут юк иде. Бер лампа түшәмдә эленеп, икенчесе өстәлдә тора иде. Дәресне шулар яктысында әзерләдек. Тагын бер фонарь бар әле. Әти белән әни  малларга башак биргәндә, мин шуның белән яктыртып тора идем. Абыйлар алып кайткан шахта фонаре да бар, – дип сөйли ул. – Самавыр да кадерле. Зәйнәп әбием  шуны кайнатып, мәктәптән чәй әзерләп каршы ала иде. Менә бу керосинка астындагы табада ком була иде. Ялкыны чәчелмәсен өчен салына иде ул. Шунда кетердәп тора торган таба бәрәңге, тәмле  аш пешерә идек. Шикәр ваткычта да әбинең куллары җылысын тоям. Элек  шикәр уч  төбе кадәр була иде, шуны  ватып, ул безгә бүлеп бирә иде. Әбинең комганына караган саен, тәһарәт алып, намаз укыганы күз алдына килә. Көянтә белән ел буе чишмәдән су ташыдык. Зур ләгәндә  шушы тимергә ышкый-ышкый кер юа идек. Җәй көне келәт алдына чыгам да  кошлар сайравын тыңлап, үзем үстергән чәчәкләргә сокланып, әби-бабайларны, әти-әнине сагынып утырам. Әле ярый берсен дә ташламаганмын. Яз һәм  көз тузаннарын сөртеп, кабат урыннарына куям.

Сафиннар  ике ул тәрбияләгән, Айнур белән Айдар икесе дә  авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аерым яшәсәләр дә, әти-әниләренә ярдәм итеп торалар. Шәһәрдән кайтучы оныклар да  музей белән  кызыксына. Алар өчен бөтенләй башка дөнья. Сәрия кебек әбиләре булганда, нәсел тамырларын белеп  үсәләр. Буыннар үзгәрер, 10–20 елдан монда бөтенләй башка экспонатлар урын алыр. Музейда әле урын җитәрлек.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү