Идел ярында – татар эзләре. Без бел(мә)гән тарих

Быел, уйламаганда-көтмәгәндә, теплоходта сәяхәт итеп кайтырга булдык. Башта Санкт-Петербург дип сөйләнгән идек. Әмма юлламалар алырга соңга калган булып чыктык. Моңарчы Иделнең өске ягына чыкмаган булсак та, кабат, инде өченче тапкыр, Самара,  Сарытау, Волгоград шәһәрләрен сайладык. Нишләптер, күңел гел шул якка тартыла. Ни өчен икәнлеген  аңлыйм да кебек. Мин ерак бабаларымның эзләрен барлап йөрим, ахры. Экскурсияләрдә йөргәндә, татарлар турында сүз чыккан саен, горурлык хисләре пәйда була. Тарихны барлар өчен, әлбәттә инде, төбәк музейларын айкап чыгарга кирәк. Шуңа күрә дә шәһәрләрдә йөрергә билгеләнгән вакытның күп өлеше шунда үтте дип әйтергә була.

Самара

Өлкәдә яшәүче милләттәшләребезнең саны – 126152 кеше. Самараның үзендә –  39409. Шулай ук Тольятти, Сызрань, Похвистнево, Новокуйбышевск, Чапаевск, Жигулевск шәһәрләрендә һәм өлкәнең ун районында милләттәшләребез күпләп яши. Келәүле районында Назаровка дип аталган бердәнбер керәшен татарлары  авылы урнашкан.

Татарлар Самара өлкәсендә сан буенча икенче урында тора. Гидлар, милләттәшләребез турында сөйләгәндә, «җирле халыклар» дип тә әйткәлиләр. Дөресе шул инде. Самараның тарихы татарга барып тоташа. Археологик казу эшләреннән күренгәнчә, бу җирләрдә  Идел буе болгарлары  беренче 1000 еллыкның ахырында яши башлый.  Тарихта билгеле булган торак җирләрнең иң зуры – Муром  шәһәрчеге. Аның  һөнәрчеләре металл, зәркән, балчык, агач эшләре белән шөгыльләнә, тирә-якта дан тоткан  үзәк була ул.   XIII гасырның 30 нчы елларында, Батый хан яуларыннан соң, Урта Идел (шул исәптән Самара өлкәсенең бүгенге территориясе) Алтын Урданың иң төньякта урнашкан олысы булып кала. XVI гасыр урталарында исә бу биләмәләр  Рус дәүләте составына керә.   Екатерина Икенче идарә иткән елларда  андагы буш җирләргә татарларны һәм Иделнең сул як ярындагы башка халыкларны күпләп күчереп утырта башлыйлар. Шуңа күрә татар авылларының күбесенә XVIII–XIX гасырларда нигез салынган дип исәпләнә.

Казаннан аермалы буларак, Самарада иске шәһәрне кадерләп саклыйлар. Сәяхәтчеләр өчен ул ачык һавадагы музей кебек. Безнең өчен иң мөһиме: монда татар рухы яши.  Үзәк урам элек  Мәчет урамы дип аталган (хәзер Самара урамы). Самарада сәүдә эшләрен Касыйм өязеннән килгән татарлар алып бара. Шул вакытта Мәчет һәм Татар (хәзер Галактионов) урамнары чатында Татар бистәсе барлыкка килә дә инде. Самара шәһәренең 1804 елгы геометрик планында  татар сәүдәгәрләре өчен салынган йортлар, мәчет һәм татар мәктәбе күрсәтелгән, яңа мәчет һәм мөселман зираты өчен урыннар билгеләнгән.

XIX гасырда да Самарадагы татарларның тормышы югары кимәлдә була әле. Бу бигрәк тә 1844 елда Саратов (бүген Фрунзе) урамында  мәчет төзүгә бәйле. Ә 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин Казан (бүген Алексей Толстой) урамында йорт сатып ала һәм үз хисабына икенче мәчет төзи. Самарада өченче мәчет – Җәмигъ мәчете- 1912 елда Оренбург (бүген Чкалов) авышлыгында  барлыкка килә. Аның төзелеше буенча попечительләр советы рәисе сәүдәгәр Мәхмүт Баишев була. XIX гасырның 80 нче елларында Казан урамында мәктәп белән мәдрәсә, китапханә ачыла, ике рус-татар мәктәбе эшли башлый. Революциягә кадәр «Икътисад» исемле журнал чыга.  Инкыйлабтан соң башкалары да пәйда була.

Совет елларында исә күп мәчетләр ябыла, бары тик кайбер авылларда гына кала.  1967 елның декабрь аенда  шәһәр башкарма комитеты мөселманнарның дини оешмасына намаз уку өчен йорт салырга  рөхсәт бирә. 1985 елда ул мәчет итеп үзгәртелә һәм манара куела. Самара өлкәсендә бүген дә  ата-бабаларның тарихын кадерләп яшиләр. Шәһәрдә «Туган тел» дип аталган  мәдәният үзәге эшли. Ул өлкәнең башка шәһәрләрендәге оешмаларны да берләштерә. Бүген Самара өлкәсендә  татарларның 20гә якын иҗтимагый оешмасы бар.  «Яктылык» исемле татар мәктәбенең дә, өлкәнең – «Бердәмлек», Җәмигъ мәчетенең «Сәлам» исемле газеталарының да даны еракларга таралган.  Ике телдә нәшер ителүче «Самара татарлары»  журналы да татар тормышын яктырта.

Сарытау

Өлкәдә яшәүче милләттәшләребезнең саны – 52900 кеше.  Сарытауның үзендә – 14800.  Татарлар күпләп Сарытау, Энгельс шәһәрләрендә, Дергачев, Балаково, Пугачев районнарында яши.

Гидлар сөйләвенчә, Сарытау шәһәре 1584–1589 елларда татар авылы урынына төзелгән. Бу җирләрнең тарихы, чыннан да, борынгы төрки халык белән тыгыз бәйләнгән. Территория төрле чорларда Төрки һәм Хазар каһанлыклары, кыпчак кавеме, Алтын Урда һәм Ногай Урдасы составына кергән. 1680 нче елларда Сызрань-Пенза саклагыч  чикләрен төзү өчен,  төрле өязләрдән ясаклы татарлар күчерелә.  Шулвакытта йомышлы татарлар һәм сәүдәгәрләрдән торган татар җәмгыяте төзелә. 1917 елга кадәр татарлар нигездә авылларда гына яши. Археологлар шундый йөзләгән авылның эзенә төшкәннәр. Кызганыч, аларның кайчандыр ничек аталганын да ачыклау мөмкин түгел. Әмма әйләнә-тирәдә Әхмәт, Караболак кебек төрки атамалар белән аталган торак пунктлар күп.  Шунысы гына билгеле: тора-бара татарлар күпләп яшәгән Татар бистәсе шәһәр эчендә кала.  Алар яшәгән урам бүгенгә кадәр Татар исеме белән йөртелә.

1835–1839 елларда Сарытауда таш мәчет төзелә. 1911 елда губернада 116 мәчет, 64 мәдрәсә һәм мәктәп эшләп килә. Китапханә белән уку залы эшли. «Мөхтәрият», «Ялкын», «Ярлы» газеталары нәшер ителә. Революциядән соң Сарытау татарлары зур ыргылыш ясап ала. 1926–1930 елларда  губернада  татар мәктәпләре, татар клубы, «Сандугач» җыр һәм бию ансамбле эшли. 1924 елда татар укытучылары әзерләү өчен педучилище ачыла. Татарча газета нәшер ителә.

Сарытау татарлары бүген дә бик актив яши. «Идел» мәдәният-мәгариф берләшмәсе, татар милли-мәдәни автономиясе, «Сарытау» яшьләр оешмасы милләттәшләребезгә «йоклап китәргә» ирек бирми. Сәяхәтчеләр өчен Сарытауда бик тә хикмәтле урын бар. Ул – «Сарытау өлкәсе халыкларының милли авылы» этнографик музее.  Аңлашыла ки, анда безнең көнкүрешебезне күрсәткән  Татар ишегалды  үзенә чакырып тора.

Сарытауда туристларны беренче чиратта Соколов тавына алып менәләр. Монда ачык һавада Бөек Ватан сугышы музее урнашкан.  Бу җирдә безнең өчен йөрәккә уелып калырлык тагын бер урын бар. Ул – тау итәгендә бабаларыбыз җирләнгән  бик зур каберлек. Элек барганымда экскурсовод бу хакта үзе сөйләде. «Бу сары тауда, аның итәкләрендә татар авыллары булган. Каберлек бик борынгы», – дигән иде ул.  Бу юлы искә алып торучы булмады. Шулай да бер турист очы-кырые  күренмәгән каберлекләрне күреп алды да: «Бу нәрсә соң?» – дигән сорау бирде. Экскурсовод борылып карамыйча гына: «Ә-ә, татар зираты ул. Без бит – толерант халык. Шуңа күрә тимәскә, калдырырга булганнардыр», – дип битараф кына җавап бирде. Сүзне башка темага күчерде…

Волгоград

Өлкәдә яшәүче милләттәшләребезнең саны – 24557 кеше. Шәһәрнең үзендә – 9760 кеше. Татарлар күпләп Волгоград, Волжск шәһәрләрендә, Якты Яр, Ленин, Иске Полтава районнарында яши.

Бүгенге Волгоград өлкәсе территориясендә дә  төрки халыклар яшәгән. Алтын Урда чорында аның башкаласы Сарай-әл-Җәдид тирә-якта дан тота. Явыз Иван гаскәрләреннән  качып киткән Казан һәм Пенза татарлары 1778 елда Кече Чапурники авылына, соңрак Сарай бистәсенә, Бәхтияр, Маляевка авылларына нигез салалар. XIX йөз ахыры – XX йөз башында  бу татар авылларында мәчетләр, татар мәктәпләре эшләп килә. 1930нчы елларда иман йортлары ябылгач, мөселманнар өчен үзәк булып Кече Чапурники авылындагы мәчет кала. 1923–1924 елларда Царицында (Волгоград) татар телендә «Чаткы» журналы, «Элемтә» газетасы нәшер ителә. Лятошинка авылында 1948 елга кадәр, Кече Чапурникида 1957 елга кадәр татар мәктәбе эшли.

2015 елдан Волгоградта «Идел» татар мәдәни-мәгариф үзәге эшләп килә. Мондый үзәк өлкәнең башка шәһәр-авылларында да бар. Кече Чапурники авылында «Туган як» этнографик музее эшли.  Бүген өлкәдә өч якшәмбе мәктәбе оештырылган.  Барлык татар авылларында мәчетләр төзелгән. Татарлар яшәгән урыннарда Тукай укулары, Муса Җәлилгә багышланган чаралар, Сабантуй бәйрәмнәре үткәрелә.

Волгоград өлкәсенең татар автономиясе җитәкчесе Әнвәр Булатов әйтүенчә,  татарларның саны күбрәк башка милләтләр белән катнашып китү нәтиҗәсендә кими. Ул үзе Нариман дип аталган татар бистәсендә туып-үскән. «Әбиләр, бабайлар рус телен белми  иде. Без, киресенчә, туган телебезне онытабыз. Күп дигәндә, көнкүреш темасына гына сөйләшә алабыз, – ди ул. – Балаларны өйрәтергә тырышабыз. Әмма, ни кызганыч, рус дөньясы аларны йота».

Язмамда шәһәрләрнең истәлекле урыннарына тукталып тормадым. Барырга уйлаган  кешегә ул хакта экскурсоводлар сөйләми калмас. Ә менә бу җирләрдә  күпләп татарлар  яшәгәнен, авыл-шәһәрләргә  нигез салганлыгын бик әйтергә теләмиләр кебек. Әйтүне кирәк тапмыйлармы, әллә инде онытыламы? Монысы – икенче мәсьәлә. Ә менә безгә тагын да бердәмрәк булырга, телебезне, кем икәнлегебезне онытмас өчен тарихыбызны белергә кирәклегенә мин бу сәяхәттән тагын бер кат инанып кайттым.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү