Җиңел машина белән фура бәрелешеп, әти-әнисе һәм өч кыз үлгән

Җиде кешедән торган гаилә Төмән өлкәсенең Тубыл районында Төмән Ханты – Манси федераль трассасында авариягә эләгә. Ирле-хатынлы һәм аларның өч кызы һәлак булган, ике малай хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясенең төбәк идарәсендә. Бу хакта Лайф.ру яза.

Фаҗига 241 нче чакрымда кичке сәгать тугызда булган. «Инфинити» автомобиле йөртүчесе идарә итүне башкара алмый, каршы хәрәкәт полосасына чыга, анда «Вольво» йөк машинасы белән бәрелешә. 32 яшьлек ир-ат, аның 38 яшьлек хатыны, 7, 9 һәм 14 яшьлек кызлары һәлак була. Өч яшьлек һәм 11 яшьлек малай хастаханәгә озатыла.


Фикер өстәү