Кичә Татарстан Республикасы Арбитраж судының отставкадагы хөкемдары Зөфәр Хәмитов вафат булган. Аңа 65 яшь иде. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зөфәр Хәмитов 1958 елның 8 ноябрендә Казанда туа. 1982 елда ул Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
2006 елда Хәмитов Татарстан Республикасы Арбитраж суды хөкемдары итеп билгеләнә. 2012 елда «Татарстан Республикасының атказанган юристы» исеменә лаек була, ә 2023 елда «Лаеклы хезмәт өчен» ведомство медале белән бүләкләнә.
Мәрхүмне бүген 12.00 сәгатьтә Татарстан Арбитраж суды территориясендә соңгы юлга озаталар.