Театр актрисасы әни булган

Камал театры артисты Айгөл Абашева әни булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Камал театры яза.

Айгөл Абашеваның кызы туган.

— Театрыбызның актрисасы Айгөл Абашева әни булды. Айгөлне чын күңелдән котлыйбыз! Кызы сәламәт, бәхетле, акыллы булып үссен! Баланы тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр! — дип яза Камал театры.

Теләкләргә без дә кушылабыз!


Фикер өстәү